Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Резедага уңышлар телибез 03.02.2015

23-30 гыйнвардә Башкортостан Республикасы Салават шәһәрендә VII Россия укучыларының кышкы спартакиадасы кысаларында кызлар арасында хоккей ярышларының 2 нче этабы узды. Бу ярышларда Татарстан командасы 3 нче урынны яулады һәм финалга үтте. Финал уеннары 2-11 нче мартта Саранск шәһәрендә үтәчәк. Командада чыгыш ясаучы гуманитар гимназия-интернат укучысы Минһаҗева Резедага уңышлар телибез.
-
Гуманитар фәннәр атналыгы дәвам итә 02.02.2015

Гуманитар фәннәр атналыгы кысаларында гимназия-интернатта 5-10 нчы сыйныфлар арасында рус телендә хәрби-патриотик җырлар конкурсы үтте. Конкурс барышында "Катюша", "А закаты алые...", "Три танкиста", "Идет солдат по городу..." һ.б. атаклы җырлар яңгарыды.
-
Шәйхин Айдар һәм Закирова Алинә - җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры призерлары 31.01.2015

Җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры призерлары, гуманитар гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Шәйхин Айдарны, 9 нчы сыйныф укучысы Закирова Алинәне һәм аларның укытучылары Миләүшә Магъсум кызы Абдуллинаны һәм Марат Илсур улы Гыйльметдиновны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Надергулов Марат - тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры призеры 30.01.2015

Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры нәтиҗәләре буенча гуманитар гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Надергулов Марат призер булды. Маратны һәм аның укытучысы Сибгатуллин Ришат Тимершәех улын зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Гимназия - беренче! 29.01.2015

28 нче гыйнвар көнне район үзәгендә "Алдынгалар слеты" узды. Гуманитар гимназия-интернат 2014 нче ел нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны яулады.
-
Брэйн-ринг үтте 29.01.2015

Гуманитар фәннәр атналыгы кысаларында гимназия-интернатта "Яшь филолог" исеме астында рус һәм инглиз теленнән 7-9 нчы сыйныфларда брэйн-ринг үтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 нче урында "Ученые" (9а сыйныфы), 2 нче урында "Филологи" (8б сыйныфы), 3 нче урында - "Мудрецы" (7а сыйныфы). Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Уңышларыбыз 28.01.2015

Районкүләм БДИ форматындагы инглиз теленнән иншалар конкурсында гимназия-интернаның 9 нчы сыйныф укучысы Габдрахимова Л. (җитәкчесе Әюпова Л.Р.) икенче, 11 нче сыйныф укучысы Якупова Р. (җитәкчесе Тимирова Л.Ф.) өченче урыннарны яуладылар.
-
Җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры башлана 27.01.2015

28-30 нчы гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры үтәчәк. Актаныш районы данын гимназия-интернат укучылары да яклаячак. Алар 9 нчы сыйныф укучылары Галләмова Рүзилә, Закирова Алина һәм 11 нче сыйныф укучысы Шәйхин Айдар. Аларга уңышлар телибез.
-
"Физикадан иң яхшы дәрес эшкәртмәсе" конкурсы узды 26.01.2015

"Физикадан иң яхшы дәрес эшкәртмәсе" районкүләм конкурс нәтиҗәләре буенча гимназия-интернатның физика укытучысы Әминов Нияз Фаяз улы "10-11 нче сыйныфлар өчен иң яхшы дәрес эшкәртмәсе" номинациясендә 1 нче урынны яулады.
-
Физикадан БДИ үтте 23.01.2015

Кичә гимназия-интернатта 2015 нче елда физика фәнен сайлаучылар арасында БДИ үтте.
















