Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга? 19.03.2015

Кичә гимназия-интернатта янгын яки башка гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәптә үз-үзеңне тоту буенча өйрәнүләр үтте. Мәктәп хезмәткәрләре һәм укучылар эвакуацияне, тиешле кагыйдәләрне һәм нормаларны үтәп, ыгы-зыгысыз уздырдылар.
-
"Йолдызлык - 2015" конкурсының зона этабы үтте 17.03.2015

13-15 март көннәрендә Әгерҗе шәһәренең Мәдәният сараенда “Йолдызлык - Созвездие - 2015“ республика фестиваленең зона турына Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Әгерҗе районнарыннан җыелган иң сәләтле йолдызчыкларны Казаннан килгән дәрәҗәле жюри иң нечкә иләктән үткәреп сайлады.
Гимназия-интернат укучылары фестивальдә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. "Конферанс" номинациясендә Миргаязова Резеда һәм Егорова Аделина 2 нче дәрәҗә диплом, Гарипов Рәдис 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Гимназия-интернатның "Хәзинә" ансамбле диплом белән бүләкләнде. Актанышның "Тамчы" ансамблендә чыгыш ясаучы кызларыбыз Шагзамова Алисә, Газизова Сөмбел һәм Нургалиева Айзилә 2 нче дәрәҗә дипломга ия. Афәрин! -
Резеда - чемпион! 17.03.2015

1998-2000 нче елгы кызлар арасында "Алтын алка" клубы призларына үткән республикакүләм хоккей ярышларында Актаныш командасы алтын медальләр яулады. Команда составында гимназия-интернатның 9 сыйныф укучысы Минһаҗева Резеда да бар. Афәрин, Резеда!
-
Спорт яңалыклары 16.03.2015

Гимназия-интернатның 11 сыйныф укучысы Шакирова Ләйлә полиатлон (ату, чаңгыда ярышу, гәүдәне күтәрү) буенча республика беренчелеге нәтиҗәләре буенча 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Мәгарифтә менеджмент 13.03.2015

Бүген гимназия-интернат базасында районның мәктәп директорлары, уку-укыту һәм тәрбия буенча урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләре Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты мөгаллимнәре оештырган “Мәгарифтә менеджмент” юнәлеше буенча һөнәри әзерлек курсларында укуларын дәвам иттеләр.
-
Йолдызлык - 2015 12.03.2015

10-11 нче март көннәрендә гимназия-интернат укучылары район мәдәният йортында узган "Созвездие-Йолдызлык - 2015" эстрада фестиваленең муниципаль сайлап алу турында катнаштылар.
-
"Йолдызлык - 2015" конкурсы үтә 06.03.2015

Бүген гимназия-интернатта "Созвездие-Йолдызлык - 2015" эстрада фестиваленең сайлап алу туры үтте. Жюри әгъзалары укучылар тәкъдим иткән концерт номерларының иң-иңнәрен сайлап алды. Укучыларыбызга муниципаль этапта уңышлар телибез.
-
Алмаз - чемпион! 03.03.2015

Гимназия-интернатның 5 сыйныф укучысы Галиев Алмаз Башкортостан Республикасы Илеш районының Югары Яркәй авылы йөзү буенча ачык беренчелегеннән 1 нче урынны һәм Нефтекама шәһәренең йөзү буенча ачык беренчелегеннән 2 нче урынны алып кайтты.
-
Семинарда булып кайттылар 03.03.2015

Гимназия-интернат укучылары Елжасова Розалия, Миргаязова Резеда һәм Хуҗиева Динара 27 нче февральдән 1 нче мартка Буа шәһәрендә узган татар гимназияләрендә "Сәләт" балалар клубларын оештыру семинарында булып кайттылар.
-
Актаныш районы хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы үтте 02.03.2015

Кичә Актаныш районы хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы үтте. Гимназия-интернат командасы чаңгы эстафетасында (Сибгатуллин Р.Т., Гарипова Р.И., Басыйров Р.Р.) 1 урын, дартста (Харрасова А.Р.) 1 урын, канатта (Сибгатуллин Р.Т., Миргаязов Р.Р., Гарипов Р.М., Басыйров Р.Р., Әминов Н.Ф.) 2урын, йөзүдә (Хафизова З.М.) 3 урын, турникта күтәрелүдә (Галиәхмәтов А.К.) 3 урын, бадминтонда (Хөсәенов Л.Н.) 3 урынны яулады.
















