Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
Уңышларыбыз 09.12.2014

Гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Габдрахимова Лилия Бөтендөнья татар конгрессы уздырган "Татарвидео" I Бөтенроссия интернет бәйгесендә 1 урынны яулады.
-
Хокук белеме буенча олимпиада нәтиҗәләре 08.12.2014

Хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Вафина Эльмира, 10 нчы сыйныф укучысы Гумирова Аделия - җиңүче булдылар (укытучылары Галиахметов Артур Кәрим улы).
-
«Туган телем – шагыйрьләр теле» II республика фәнни-эзләнү конференциясе үтте 08.12.2014

5 нче декабрьдә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта «Туган телем – шагыйрьләр теле» II республика фәнни-эзләнү конференциясе үтте.
-
Химия буенча олимпиада нәтиҗәләре 06.12.2014

Химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Саррахов Данияр, 9 нчы сыйныф укучысы Насертдинова Сөмбел һәм 10 нчы сыйныф укучысы Анамова Диләфрүз җиңүче булдылар (укытучылары Гарипова Рүзилә Илдар кызы).
-
География буенча олимпиада нәтиҗәләре 06.12.2014

География буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Хаҗиев Айбулат (укытучысы Фәйзуллин Рөстәм Уеллович) - призер булды.
-
Ул кабызган утлар балкышы... 05.12.2014

Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында үткәрелгән, Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган " Ул кабызган утлар балкышы..." республикакүләм конкурста гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Егорова Аделина "Спектакльдән монолог" номинациясендә К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спекталеннән Сәрвәр монологын оста башкарып III нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчеләре Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы һәм Хөсәенов Ленар Наил улы).
-
Башкортстан Республикасында татар мәгарифе көннәре 04.12.2014

1-3 нче декабрь көннәрендә гимназия-интернат директоры Артур Кәрим улы Галиәхмәтов һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова Уфа шәһәрендә узган "Башкортстан Республикасында татар мәгарифе көннәре" исеме астында узган чарада катнашып кайтталар. Катнашучылар Башкортстанның татар теле укытучылары катнашында "ФДББС шартларында татар теле укыту проблемалары" дигән темага түгәрәк өстәлдә булдылар. Анда Башкортстан һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләре, Арча һәм Минзәлә көллияты директорлары, Артур Кәрим улы Галиәхмәтов чыгыш ясады, Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова мастер-класс күрсәтте.
Шулай ук Рәми Гәрипов исемендәге 1 нче санлы Башкортстан республика гимназия-интернаты белән Гуманитар гимназия-интернат арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. -
Гимназия-интернатта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкәләтле вәкил булып китте 02.12.2014

Бүген гимназия-интернатта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкәләтле вәкил Удачина Гузәл Любис кызы һәм балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия җаваплы сәркатибе Гарифуллина Илсөяр Хәләлетдин кызы булып киттеләр. Алар уку йортының эшчәнлеге, гамәлгә ашырылып килүче проектлар белән таныштылар.
-
Җәмгыять белеме буенча олимпиада нәтиҗәләре 02.12.2014

Җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Галләмова Рүзилә, 10 нчы сыйныф укучысы Гомәрова Аделия һәм 11 нче сыйныф укучысы Шәйхин Айдар - җиңүче, 9 нчы сыйныф укучысы Закирова Алинә һәм 11 нче сыйныф укучысы Хафизов Салават призер булдылар (укытучылары Абдуллина Миляүшә Магъсум кызы һәм Гыйльметдинов Марат Илсур улы).
-
Уңышларыбыз 01.12.2014

28 нче ноябрь көнне технопаркта яшьләрнең “Саф караш” ачык социаль реклама конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Аны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров ачып җибәрде.
Конкурсны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы өченче ел рәттән үткәрә. Быел аңа Россия Федерациясенең 53 субъектыннан 1000ләп эш тәкъдим ителде.
















