Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
«МедиаПокорение» фестивале үтте 25.03.2015

Кичә КФУның Яр Чаллы филиалында VI Бөтенрәсәй "МедиаПокорение" фестивале үтте. Фестивальдә балалар, яшүсмерләр hәм яшьләр өчен басылучы массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты. Фестивальдә гимназия-интернатның "Ак җилкән" гәзите "Иң яхшы мәктәп гәзите" номинациясендә катнашты.
-
Алинә - җиңүче! 24.03.2015

Гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Галиева Алинә (җитәкчесе Әһлетдинова Л.Ф.) Казан шәһәренең 81 нче мәктәбендә узган XIII Каюм Насыйри исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында "Татар шигърияте" секциясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
-
Без - беренче! 21.03.2015

Кичә "Созвездие-Йолдызлык - 2015" эстрада фестиваленең муниципаль туры финалы узды. Гимназия-интернат коллективы мәктәпләр арасында I нче урынга лаек булды. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз! Менә алар:
- "Ак нур" вокаль ансамбле - 1 нче дәрәҗә диплом,
- укучылар коллективы "Хореография-эстрада биюләре" номинациясендә - 1 нче дәрәҗә диплом,
- Егорова Аделина "Конферанс" номинациясендә - 1 нче дәрәҗә диплом,
- Егорова Аделина "Хореография-соло" номинациясендә - 1 нче дәрәҗә диплом,
- Әһлетдинова Энҗе "Хореография-соло" номинациясендә - 1 нче дәрәҗә диплом,
- Гаязова Лилия "Вокал-соло" номинациясендә - 1 нче дәрәҗә диплом,
- Гарипова Рәдис "Конферанс" номинациясендә - 1 нче дәрәҗә диплом,
- укучылар коллективы "Халык биюләре" номинациясендә - 1 нче дәрәҗә диплом,
- укучылар коллективы "Вокаль-ансамбль" номинациясендә - 1 нче дәрәҗә диплом,
- укучылар коллективы "Хор" номинациясендә - 2 нче дәрәҗә диплом,
- укучылар коллективы "Хореография-хәрби биюләр" номинациясендә - 2 нче дәрәҗә диплом,
- укучылар коллективы "Хореография-эстрада биюләре" номинациясендә - 2 нче дәрәҗә диплом,
- Миргаязова Резеда "Конферанс" номинациясендә - 2 нче дәрәҗә диплом,
- Шәймухаметова Айзилә "Конферанс" номинациясендә - 3 нче дәрәҗә диплом,
- Хаҗиев Айбулат һәм Фәйрушин Айбулат "Конферанс" номинациясендә - 3 нче дәрәҗә диплом,
- Салахова Айсинә һәм Габдрахимова Лилия "Конферанс" номинациясендә - 3 нче дәрәҗә диплом,
- Маннапова Алия "Вокал-соло" номинациясендә - 3 нче дәрәҗә диплом,
- Вафина Альмира "Хореография-соло" номинациясендә - 3 нче дәрәҗә диплом,
- Газизова Сөмбел "Вокал-соло" номинациясендә - лауреат,
- Хөсәенова Нәзирә "Вокал-соло" номинациясендә - лауреат,
- Бәдертдинова Энҗе "Вокал-соло" номинациясендә - лауреат,
- Гумирова Аделия "Вокал-соло" номинациясендә - лауреат. -
Укучы белән язучы бер парта артында 20.03.2015

Кичә гимназия-интернатта Әдәбият елы уңаеннан "Укучы белән язучы бер парта артында" исеме астында очрашу үтте. Очрашуда якташларыбыз язучылар Данил Салихов, Марат Әмирханов, Фарсил Зыятдинов, Лебиб Лерон, Гөлнур Корбанова, Айгөл Әхмәтгалиева һәм Фәйрүзә Мөслимова катнаштылар.
-
Беренче урын яулады 20.03.2015

Гимназия-интернатның 5 сыйныф укучысы Имамов Гадел Әдәбият елы уңаеннан уздырылган диктантлар конкурсында 1 урынны яулады.
-
Сөмбел - Гран-при иясе 20.03.2015

Г.Тукай исемендәге шигырь укучыларның республикакүләм конкурсының район туры нәтиҗәләре буенча Гран-прины гимназия-интернатның 7 сыйныф укучысы Газизова Сөмбел яулады.
-
"Өстенлекле программа" буенча эшләүче мәктәпләр өчен семинар үтте 19.03.2015

16-18 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясендә "Өстенлекле программа" буенча эшләүче мәктәпләр өчен семинар үтте. Семинар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Educare International Consultancy PTE LTD компаниясе өлкән белгече Фиона Чуа Мейни һәм “Татарстан Республикасында укытуның сыйфатын камилләштерү” проекты җитәкчесе Лилия Мөхәмәтшина тарафыннан оештырылды.
Семинарда гимназия-интернаттан Галиәхмәтов А.К., Гарипов Р.М., Гарипова Р.И., Фәрдиева Р.Р., Нурыева И.А. һәм Гыйльметдинов М.И. катнаштылар. -
Янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга? 19.03.2015

Кичә гимназия-интернатта янгын яки башка гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәптә үз-үзеңне тоту буенча өйрәнүләр үтте. Мәктәп хезмәткәрләре һәм укучылар эвакуацияне, тиешле кагыйдәләрне һәм нормаларны үтәп, ыгы-зыгысыз уздырдылар.
-
"Йолдызлык - 2015" конкурсының зона этабы үтте 17.03.2015

13-15 март көннәрендә Әгерҗе шәһәренең Мәдәният сараенда “Йолдызлык - Созвездие - 2015“ республика фестиваленең зона турына Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Әгерҗе районнарыннан җыелган иң сәләтле йолдызчыкларны Казаннан килгән дәрәҗәле жюри иң нечкә иләктән үткәреп сайлады.
Гимназия-интернат укучылары фестивальдә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. "Конферанс" номинациясендә Миргаязова Резеда һәм Егорова Аделина 2 нче дәрәҗә диплом, Гарипов Рәдис 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Гимназия-интернатның "Хәзинә" ансамбле диплом белән бүләкләнде. Актанышның "Тамчы" ансамблендә чыгыш ясаучы кызларыбыз Шагзамова Алисә, Газизова Сөмбел һәм Нургалиева Айзилә 2 нче дәрәҗә дипломга ия. Афәрин! -
Резеда - чемпион! 17.03.2015

1998-2000 нче елгы кызлар арасында "Алтын алка" клубы призларына үткән республикакүләм хоккей ярышларында Актаныш командасы алтын медальләр яулады. Команда составында гимназия-интернатның 9 сыйныф укучысы Минһаҗева Резеда да бар. Афәрин, Резеда!
















