Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Тормыш иминлеге нигезләре буенча олимпиада нәтиҗәләре 01.12.2014

Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Арсланов Динар һәм 11 нче сыйныф укучысы Надергулов Марат җиңүче булдылар (укытучылары Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы).
-
Республикакүләм семинар-киңәшмә үтте 01.12.2014

Бүген гимназия-интернат базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашында "Милли мәгарифне үстерүдә проблемалар һәм перспективалар" исеме астында республикакүләм семинар-киңәшмә үтте.
-
Тарих буенча олимпиада нәтиҗәләре 28.11.2014

Тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Хәбибуллин Ленар һәм 11 нче сыйныф укучысы Шәйхин Айдар җиңүче булдылар (укытучылары Абдуллина Миляүшә Магъсум кызы һәм Гыйльметдинов Марат Илсур улы).
-
Рус теле буенча олимпиада нәтиҗәләре 27.11.2014

Рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Вафина Альмира, 10 нчы сыйныф укучысы Гумирова Аделия һәм 11 нче сыйныф укучысы Шәйхин Айдар (укытучылары Шагзамова Энҗе Фирдәвисовна һәм Нурыева Ирина Альбиновна) җиңүче булдылар.
-
Уңышларың дәвамлы булсын, Сөмбел! 26.11.2014

I Республика "Глаголица" әдәби премия бәйгесендә катнашып, 7 нче сыйныф укучысы Газизова Сөмбел "Проза" номинациясендә 1 нче урынны яулады. Ул бәллүр ябалак, китаплар тупланмасы һәм ноутбук белән бүләкләнде. Уңышларың дәвамлы булсын, Сөмбел!
-
Математика буенча олимпиада нәтиҗәләре 26.11.2014

Математика буенча Бөтенроссия һәм республикакүләм олимпиадаларының район этабында гимназия-интернатның 5 нче сыйныф укучылары Имамов Гадел һәм Вәлиева Альбина, 8 нче сыйныф укучысы Насртдинова Гөлшат призер, 5 нче сыйныф укучысы Хәйбиев Әмир, 7 нче сыйныф укучысы Нуруллин Нияз, 9 нчы сыйныф укучысы Насертдинова Сөмбел, 10 нчы сыйныф укучысы Анамова Диләфрүз җиңүче булдылар (укытучылары Хаҗиева Рәмилә Әдип кызы, Фәрдиева Регина Равил кызы һәм Әминова Илүзә Флүс кызы).
-
Бүләкләү тантанасында 26.11.2014

24 нче ноябрьдә Казанда Бөтенрәсәй "Илһамлы каләм" һәм "Шигъри Сабантуй" бәйгеләренең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. 11 нче сыйныф укучылары Галиева Алинә "Проза" номинациясендә 3 нче урынга, Исламова Ләйлә "Драматургия" номинациясендә 2 нче урынга ия булды. Шулай ук танылган язучы һәм шагыйрьләр белән мастер-классларда катнашу да кызлар өчен осталык мәктәбе булды.
-
Спорт яңалыклары 25.11.2014

Кызлар арасында мини-футбол буенча район беренчелегендә гимназия-интернат командасы 3 нче урынны яулады.
-
Айзилә - чемпион! 25.11.2014

Гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Гыйльфанова Айзилә Татарстан Республикасы беренчелегендә Актаныш районы командасы составында 1 нче урынны яулады.
-
Шахматта уңышлар 24.11.2014

Шахмат буенча район беренчелегендә гимназия-интернат командасы 3 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә 11 нче сыйныф укучысы Гыйльфанова Айзилә (фотода) - 2 нче, Имамов Гадел (5 нче сыйныф) 3 нче урынны яуладылар.
















