Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
“Яңа офык” район мәктәп матбугат чаралары бәйгесенә йомгак ясалды
Опубликовано: 18.02.201518 гыйнварда гимназиядә “Яңа офык” район мәктәп матбугат чаралары бәйгесенең йомгаклау мәҗлесе үткәрелде. Әлеге бәйге Мәгариф идарәсе, “Актаныш” Мәгълүмати-мөхәррият үзәге һәм гуманитар гимназия-интернат дирекциясе тарафыннан оештырылган иде. Йомгаклау мәҗлесе кысаларында 3 остаханә эшләде, аларда фотожурналистика, газета эшчәнлеге нигезләренә төшенергә һәм робототехника белән танышырга мөмкин иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Алар:
“Иң яхшы урта мәктәп газетасы” юнәлешендә – “Бас!ма” газетасы (Актанышның 1 мәктәбе);
“Иң яхшы төп мәктәп газетасы” юнәлешендә – “Хыял” газетасы (Чалманарат мәктәбе);
“Иң мәгълүмати басма” – “Омтылыш” газетасы (Актанышның 2 мәктәбе);
“Бәйгенең ачышы” – “Балкыш” газетасы (Зөбәер мәктәбе);
“Иң яхшы эшләүче мәктәп радиосы” – Актанышның 1 мәктәбе тапшырулары;
“Өметле тапшыру” юнәлешендә – “Мәктәп сулышы” радиотапшыруы (Актанышның 2 мәктәбе)
“Иң яхшы эшләүче мәктәп телевидениесе” – “Дуслык” студиясе (Югары Яхшый мәктәбе).
Җиңүчеләрне “Актаныш таңнары” газетасының баш мөхәррире Илназ Хөҗҗәтов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева һәм гимназия-интернат директоры Артур Галиәхмәтов тәбрикләде.
К списку новостей















