Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Ата-аналар җыелышы 27.10.2018

Яшьлек милли-мәдәни үзәгендә гимназиякүләм ата-аналар җыелышы булып узды. Директор Рузилә Илдар кызы гомуми мәсьәләләр буенча, укыту эшләре буенча директор урынбасары Венера Хәмәтнасыйх кызы уку сыйфаты турында, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленар Зөфәк улы тәрбия юнәлешендә, инновацион эшләр буенча директор урынбасары Рамил Маратович өстәмә дәресләр һәм түгәрәкләр турында мәгълүматлар җиткерделәр. Шәйхразиев Даниярның дәү әнисе – Вәлиева Минния Ахматзыя кызы, Насиров Алмазның әнисе Насирова Элвира Флун кызы тәрбия темасына багышланган, эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Әти-әниләр үзләрен кысыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, тәкъдимнәр керттеләр.
-
Санкт-Петербургка сәяхәт 22.10.2018

14 – 21 октябрь аралыгында гимназиянең 9 укучысы Санкт-Петербург шәһәрендә “Пушкин, Тургенев и мировая культура” дип исемләнгән XX халыкара яшьләр фәнни конференциясендә чыгыш ясап кайттылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әглетдинова Ландыш Филүс кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Лилия Тәлгать кызы, 6 класс укучысы Галиев Илназның әнисе Лариса Рабис кызы җитәкчелегендәге әлеге группа чал тарихлы Питер шәһәренә татар моңын, милли биюләрен дә бүләк иттеләр. Конференциядә чыгыш ясаган Мухаметдинова Лиана I урынга, башка укучылар 3 урынга лаек булдылар. Укучылар төркеме Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы вәкиллегеннән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аларны әлеге зур җиңүләре белән кайнар котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Көрәш турниры җиңүчеләре 20.10.2018

Районкүләм үткәрелгән М.Ш. Гилаев исемендәге көрәш турнирында гимназиядән ике укучы призлы урыннарга лаек булдылар. 11 класс укучысы Латыйпов Аймир 3нче, 9 класс укучысы Шәйхәйдаров Заһит 2нче урыннарны яуладылар (тренерлары Сираев Раил Халәфович). Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Көзге бал - 2018" бәйрәме 19.10.2018

19нчы октябрь көнне, мәктәпкүләм “Көзге бал” кичәсендә 9-11 нче сыйныфлар арасында "Сөмбел һәм Сөмбелә”ләр ярышы гөрләде. 1урын- Рахманов Азамат һәм Амирова Айзирәк, 2урын - Фәхерлегаянов Рөстәм һәм Шагзамова Алисә, 3урын-Вахитов Ринат һәм Шәрипҗәнова Язилә, “Иң тыйнак” номинациясендә Гаязов Булат һәм Исламова Руфина, “Иң сөйкемле” номинациясендә Мансуров Газиз һәм Вәлиева Альбина, “Тамашачылар мәхәббәтен яулау” номинациясендә Вәҗетдинов Булат һәм Хуҗина Адилә җиңү яуладылар. Бәйрәм кичәсен үз югарылыгында оештырган өчен 9б классы (класс җитәкчесе Шәгъзамова Э. Ф., тәрбиячесе Хафизова З. М.) коллективына зур рәхмәт!
-
"Көз кызы" конкурсы 18.10.2018

Бүген, 18 нче октябрьдә, гимназия данын яклап, районкүләм үткәрелгән «Көз кызы – 2018» бәйгесендә 4 турны да уңышлы үтеп, 8 "А" сыйныфы укучысы Усманова Аделя 3 урынга лаек булды (җитәкчеләре: Хафизова А.М., Аграпова М.Р.). Котлыйбыз!
-
"Сөмбелә - 2018" 18.10.2018

5 -8 класс укучылары өчен “Бүләк” аланында "Көзге бал" бәйрәме узды. Барлык класслар да зур әзерлек күрсәтте. Бәйрәмне бик тә күңелле һәм эчтәлекле итеп 6б класс укучылары (класс җитәкчеләре Вәлиева Р.Ф. һәм тәрбияче Хөсәинов Л.Н.) оештырды.
-
Математика атналыгы 15.10.2018

8 нче октябрьдән башлап 13 октябрьгә кадәр гимназиядә математика атналыгы уздырылды. Математика укытучылары Фәрдиева Регина Равил кызы, Хаҗиева Рәмилә Әдип кызы, Галиева Рузилә Ферроль кызлары тарафыннан 5-6 классларда “Математик карусель”, 7-8 классларда “Математик викторина”, 9-10 классларда “Тамчышоу” класстан тыш чаралары; 6б, 8а классларында ачык дәресләр үткәрелде. Атна дәвамында математика китаплары авторларына багышланган стенгазеталар күргәзмәсе эшләде. 17 октябрьдә атналыкка йомгак ясалды, җиңүчеләр кызыксындыру бүләкләренә ия булды.
-
"Гыйлем"леләр кунакта 13.10.2018

«Шимбә мәктәбе» проекты дәвам итә. 13 нче октябрьдә Иске Кормаш мәктәбендә 2 нче очрашу уздырылды. 1-9 нчы сыйныф укучылары белән «Гыйлем» командасы әгъзалары һәм КФУның дин белеме кафедрасы студентлары аралашты.
-
Язучы белән очрашу 12.10.2018

Бүген гимназиябездә, китапханә айлыгы кысаларында, якташыбыз, язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу кичәсе үткәрелде. Айгөл Әхмәтгалиева турында презентация, авторның ,,Мин гашыйк булдым» повестена эшләнгән буктрейлер тәкъдим ителде.
-
Математика атналыгы 11.10.2018

Бу атнада гимназиядә "Математика атналыгы" башланып китте. Буген укучылар математик викторинада катнаштылар.
















