Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Математик карусель 20.11.2018

Байсар мәктәбе базасында, 5-6 класс укучылары арасында математикадан мәсьәләләр чишү буенча ярыш булып узды. Гимназиянең бер командасы - Гилаев Айнур, Хуззятов Газиз (6б классы, укытучылары Галиева Рузилә Ферроль кызы), Султанов Самат (5б классы, укытучысы Хазиева Рәмилә Әдип кызы) – җиңүче, икенче команда – Галиахметов Раян, Шафиков Илсур (6б класс, укытучылары Галиева Рузилә Ферроль кызы), Галиев Альберт (5б классы, укытучысы Хазиева Рәмилә Әдип кызы) – призер исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм остазларын чын күңелдән котлыйбыз!
-
Олимпиада көндәлеге 19.11.2018

Россия фәннәр олимпиадасының район этабында катнашучы укучыларыбыз уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Бүген география фәненнән көчләрен сынаучылар түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Яппаров Ильяс, Хазиев Алмаз (7 класс), Валиева Нәфисә, Гарипов Булат (8 класс), Нургалиев Урал (9 класс) – призерлар, Гизетдинов Данил (9 класс), Рахматуллин Эльдар (10 класс) – җиңүче исемнәренә лаек булдылар. Укучыларны һәм укытучылары Фәйзуллин Рөстәм Уел улын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Министр гимназиядә кунакта 19.11.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министр унынбасары - мәгариф һәм фән министры Борһанов Рафис Тимерхан улы Актаныш районына эшлекле сәфәре кысаларында гимназия-интернат белән да танышып чыкты. Рафис Тимерхан улы гимназиядәге проектлар эшчәнлегенә, укучылар тормышына күзәтү ясады.
-
Муниципальный этап олимпиад 17.11.2018

16-17 ноября 2018 года прошел муниципальный этап Всероссийской олимпиады по английскому языку. Всего в олимпиаде приняло участие 148 учеников со всех школ района. Команда гимназии-интерната заняла первое место в общешкольном зачете Актанышского района заняв 13 призовых мест.
-
Шимбә мәктәбе 17.11.2018
17 ноябрьдә Иске Кормаш төп мәктәбендә «Шимбә мәктәбе»нең чираттагы сессиясе уздырылды. Гимназия-интернатның тарих укытучысы Марат Илсур улы Гыйлметдинов 7-8 нче сыйныфлар өчен «Казан ханлыгын яулап алу» темасына тарихи рольле уен оештырды. Чарада тарихи вакыйгаларны анализлауга һәм бирелгән ситуациядән чыгу юлларын таба белүгә, стратегия коруга игътибар бирелде.
Белешмә өчен: «Шимбә мәктәбе» проекты «Гыйлем» берләшмәсе һәм Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат тарафыннан Актаныш районы мәктәпләренә методик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды. Проект кысаларында мәктәпләрдә мотивацион лекцияләр, өстәмә дәресләр, тренинглар һәм уеннар үткәрелә. 2018 елның октябреннән проект Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә уздырыла. -
Тарих фәненнән олимпиаданың муниципаль этабы 14.11.2018

Тарих фәненнән олимпиаданың муниципаль этабында гимназия укучылары зур уңышларга ирештеләр. Зилия Мансурова (8 класс) – җиңүче, Газиз Мансуров һәм Илдар Миргаязов (9класс) – призер, Рафаэль Рафиков (10 класс) - җиңүче, Нуртдинов Данир (11 класс) – җиңүче, Хайдаров Шамил һәм Хабибуллина Алинә (11 класс) – призерлар исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм остазлары Гилметдинов Марат Илсур улын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, республика этабында да зур уңышлар телибез!
-
"КЭС-баскет" җиңүчеләре! 10.11.2018

Гимназиянең кызлар баскетбол командасы “КЭС-баскет” лигасының муниципаль этабында 1 урынга лаек булып, зона турына үттеләр. Кызларны һәм остазлары Алсу Рәскат кызы Харрасованы җиңүләре белән кайнар котлыйбыз, зона этабында уңышлар телибез!
-
Саулыгыңны яшьтән сакла! 09.11.2018

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл мәкаленең мәгънәсен укучылар кечкенәдән үк аңлап үсәргә тиеш. Тән һәм рухи сәламәтлеккә зыянлы матдәләр турында мәгълүмат җиткерү максатыннан, замана авыруларын алдан кисәтү йөзеннән, 8-11 класс укучылары Актаныш районы табиб-наркологы Ленар Сәүбән улы Минхуҗин белән очраштылар. Ленар Сәүбән улы психоактив матдәләр, алкоголь, тәмәке-спайсларның организмга зыяны, иртә үлемгә һәм хроник авыруларга сәбәпче факторлар икәнлегенә басым ясады. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Кулланучылар хокукларын яклау олимпиадасы 01.11.2018

Ноябрь башында Менделевск шәһәрендә “Кулланучылар хокукларын яклау” республикакүләм олимпиадасының финал өлеше булып үтте. 11нче сыйныф укучылары Нуртдинов Данир – җиңүче, Нуртдинов Дамир – призер (җитәкчеләре Абдуллина Миләүшә Мәгъсүмовна). Котлыйбыз!
-
Л.Н. Толстой конференциясе җиңүчеләре
01.11.2018
1 ноябрьдә КФУ кысаларында уздырылган Л.Н. Толстой исемендәге II Бөтенроссия фәнни конкурс-конференциясендә 11 сыйныф укучылары Сөмбел Газизова (җитәкчесе Фәрдиева Регина Равил кызы) һәм Мәрьям Хисматова (җитәкчесе Гарипов Рамил Марат улы) – 1 урын, “Рус теле” секциясендә 11 сыйныф укучылары Шагзамова Алисә һәм Ахматхузина Альбина (җитәкчеләре Шагзамова Энҗе Фирдәвис кызы) – 3нче дәрәҗәдәге диплом, 8 сыйныф укучысы Нәфисә Вәлиева (җитәкчесе – Шагзамова Энҗе Фирдәвис кызы) 3 урынга лаек булдылар. Укучыларны һәм остазларын җиңүләре белән котлыйбыз!
















