Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк 06.12.2018

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне уңаеннан гимназиякүләм төрле чаралар үткәрелә. Китапханәче Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы җитәкчелегендә 5б, 9б класс укучылары өчен Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повесте буенча әңгәмә һәм презентация күрсәтү оештырылды, китап күргәзмәсе эшләде.
-
Олимпиада көндәлеге 06.12.2018

Укучыларыбыз Россия олимпиадасының муниципаль этабындагы уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Химия фәненнән Вәзетдинов Булат (9 класс) – призер, Галлямова Элвина (10 класс) – җиңүче исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм остазлары Гарипова Рузилә Илдар кызын котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
"Туган телем - әдипләр теле" 05.12.2018

Бүген гимназия базасында, алтынчы тапкыр, республикакүләм “Туган телем –әдипләр теле” укучылар фәнни-эзләнү конференциясе булып узды. Быел ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм фән эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, язучы, галим Фарсель абый Зыятдиновка багышланды. Конференциянең беренче турында барлыгы 85 фәнни хезмәт каралды, шулардан 51е яклауга лаек дип табылды.
-
Олимпиада көндәлеге 04.12.2018

Россия фәннәр олимпиадасының район этабында катнашучы укучыларыбыз уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Бүген физика фәненнән көчләрен сынаучылар түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Төхбәтуллин Булат (7 класс), Хәбиров Динар (11 класс) – призерлар, Валиева Нәфисә (8 класс), Хәйбиев Әмир (9 класс) – җиңүче исемнәренә лаек булдылар. Укучыларны һәм укытучылары Багаутдинова Римма Гранит кызын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Олимпиада көндәлеге 03.12.2018

Җәмгыять белеменнән Россия олимпиадасының муниципаль этабы нәтиҗәләре: Асадуллина Алсу (7 класс), Гарипов Булат, Ганеева Элвира (8 класс), Мансуров Газиз, Хурмаева Рузалия, Хузина Аилә, Салахова Ләйсән (9 класс), Хөҗҗәтова Сөмбелә, Вахитов Ренат, Агумов Әнвәр (10 класс), Габдрахманова Миләүшә, Хәйдаров Шамил (11 класс) - призерлар, Ибрагимов Раил (9 класс) - җиңүче исемлекләрен тулыландырдылар. Укучыларны һәм остазлары Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызын җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!
-
"Гыйлем - FEST" 01.12.2018

Гимназиянең бер төркем укытучы-тәрбиячеләре һәм укучылары Казан шәһәрендә үткәрелгән “Гыйлем-Fest” Республикакүләм проектлар бәйгесендә катнаштылар. Бәйгедә республиканың төрле районнарыннан, шул исәптән Казан шәһәре мәктәп-гимназияләреннән дә 30 артык проект тәкъдим ителде.
https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176293/
-
Әниләр бәйрәме 27.11.2018

Әниләр бәйрәме көне уңаеннан, 5а, 5б сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Рәмилә Әдип кызы Хазиева, Лилия Тәлгать кызы Исламова һәм тәрбияче Айгөл Ралиф кызы Әхмәтгалиева җитәкчелегендә, әниләр һәм әбиләрен чакырып бәйрәм чарасы тәкъдим иттеләр. Кадерле кунаклар, балаларының чыгышларын тамаша кылдылар, классларда әңгәмәләр кордылар, чәй табыны артында аралаштылар, бәйрәмне оештыруда башлап йөргән класс җитәкчеләренә һәм тәрбияче апаларына рәхмәтләрен әйтеп, очрашулар дәвамлы булсын иде дигән теләктә таралыштылар.
-
Олимпиада көндәлеге 26.11.2018

Бүген, гимназия базасында, биология фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы үткәрелде. Хуҗина Адилә (9 класс), Исаева Эльза (10 класс), Давлетова Илина, Ахмадуллина Алия, Аглямова Алинә (11 класс) призер исеменә лаек булдылар. Кызларны һәм укытучылары Исламова Зөлфия Әскать кызын уңышлары белән котлыйбыз!
-
Тату класс серләре 23.11.2018

Ата-аналар һәм мәктәп белән берлектә оештырылган республикакүләм “Дус сыйныф серләре” конкурсының район этабы булып узды. Гимназиянең 6а классы коллективы (класс җитәкчесе Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы, тәрбияче Хөсәинов Ленар Наил улы) әти-әниләре белән I урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, зона этабында да уңышлы чыгыш ясауларын телибез.
(фото "Актаныш мәгълүмати-мөхәррият үзәге" сайтыннан)
-
Олимпиада көндәлеге 22.11.2018

Математика фәненнән олимпиаданың муниципаль этабы нәтиҗәләре түбәндәгечә: Султанов Самат, Валиев Вильдан (5 класс, укытучылары Хазиева Рәмилә Әдип кызы), Гилаев Айнур, Хуззятов Газиз, Галиев Альберт, Галиахметов Раян (6 класс, укытучылары Галиева Рузилә Ферроль кызы), Мухаметдинова Лиана (8 класс), Валиева Альбина (9 класс, укытучылары Фәрдиева Регина Равил кызы), Нуруллин Нияз (11 класс, укытучысы Хазиева Рәмилә Әдиповна) - призерлар сафын тулыландырдылар. Укучыларны һәм остазларын уңышлары белән котлыйбыз!
















