Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Көзге бал - 2018" бәйрәме 19.10.2018

19нчы октябрь көнне, мәктәпкүләм “Көзге бал” кичәсендә 9-11 нче сыйныфлар арасында "Сөмбел һәм Сөмбелә”ләр ярышы гөрләде. 1урын- Рахманов Азамат һәм Амирова Айзирәк, 2урын - Фәхерлегаянов Рөстәм һәм Шагзамова Алисә, 3урын-Вахитов Ринат һәм Шәрипҗәнова Язилә, “Иң тыйнак” номинациясендә Гаязов Булат һәм Исламова Руфина, “Иң сөйкемле” номинациясендә Мансуров Газиз һәм Вәлиева Альбина, “Тамашачылар мәхәббәтен яулау” номинациясендә Вәҗетдинов Булат һәм Хуҗина Адилә җиңү яуладылар. Бәйрәм кичәсен үз югарылыгында оештырган өчен 9б классы (класс җитәкчесе Шәгъзамова Э. Ф., тәрбиячесе Хафизова З. М.) коллективына зур рәхмәт!
-
"Көз кызы" конкурсы 18.10.2018

Бүген, 18 нче октябрьдә, гимназия данын яклап, районкүләм үткәрелгән «Көз кызы – 2018» бәйгесендә 4 турны да уңышлы үтеп, 8 "А" сыйныфы укучысы Усманова Аделя 3 урынга лаек булды (җитәкчеләре: Хафизова А.М., Аграпова М.Р.). Котлыйбыз!
-
"Сөмбелә - 2018" 18.10.2018

5 -8 класс укучылары өчен “Бүләк” аланында "Көзге бал" бәйрәме узды. Барлык класслар да зур әзерлек күрсәтте. Бәйрәмне бик тә күңелле һәм эчтәлекле итеп 6б класс укучылары (класс җитәкчеләре Вәлиева Р.Ф. һәм тәрбияче Хөсәинов Л.Н.) оештырды.
-
Математика атналыгы 15.10.2018

8 нче октябрьдән башлап 13 октябрьгә кадәр гимназиядә математика атналыгы уздырылды. Математика укытучылары Фәрдиева Регина Равил кызы, Хаҗиева Рәмилә Әдип кызы, Галиева Рузилә Ферроль кызлары тарафыннан 5-6 классларда “Математик карусель”, 7-8 классларда “Математик викторина”, 9-10 классларда “Тамчышоу” класстан тыш чаралары; 6б, 8а классларында ачык дәресләр үткәрелде. Атна дәвамында математика китаплары авторларына багышланган стенгазеталар күргәзмәсе эшләде. 17 октябрьдә атналыкка йомгак ясалды, җиңүчеләр кызыксындыру бүләкләренә ия булды.
-
"Гыйлем"леләр кунакта 13.10.2018

«Шимбә мәктәбе» проекты дәвам итә. 13 нче октябрьдә Иске Кормаш мәктәбендә 2 нче очрашу уздырылды. 1-9 нчы сыйныф укучылары белән «Гыйлем» командасы әгъзалары һәм КФУның дин белеме кафедрасы студентлары аралашты.
-
Язучы белән очрашу 12.10.2018

Бүген гимназиябездә, китапханә айлыгы кысаларында, якташыбыз, язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу кичәсе үткәрелде. Айгөл Әхмәтгалиева турында презентация, авторның ,,Мин гашыйк булдым» повестена эшләнгән буктрейлер тәкъдим ителде.
-
Математика атналыгы 11.10.2018

Бу атнада гимназиядә "Математика атналыгы" башланып китте. Буген укучылар математик викторинада катнаштылар.
-
Шимбә мәктәбе 06.10.2018

Гимназия укытучы-тәрбиячеләре тарафыннан “Иске Кормаш мәктәбе укучылары өчен шимбә мәктәбе” проекты башланып китте. Бу шимбәдә тәрбияче Хөсәинов Ленар Наил улы “Вакыт кадере” исеме астында тренинг үткәрде.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2018
Укытучы!Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә. -
Олы кеше - солы төше 04.10.2018

Бүгенге класс сәгате 8а класс укучылары өчен үзенчәлекле формада үтте. Чөнки анда класс җитәкчесе Әһлетдинова Ландыш Филүс кызының остазы – ветеран укытучы Әхмәдуллина Ләлә Шакир кызы чакырылган иде. Ләлә Шакир кызы үзе укыткан чор истәлекләре белән уртаклашты, белемнең кирәклегенә басым ясады, бүгенге шартларның уңайлылыгын искәртеп үтте. Укучылар исә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
















