Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Ур-ра, каникуллар! 25.03.2019

Бүгеннән укучыларның язгы каникуллары башланды. Ул бер атна дәвам итә, алдагы дүшәмбе, 1 апрель көнендә бу уку елының IV чиреге башланып китәчәк. Күңелле һәм файдалы яллар булсын!
-
Математик мәсьәләләр конкурсы 23.03.2019

Казан Дәүләт Федераль университетында уздырылган III Бөтенрәсәйкүләм “Туган якны өйрәнүгә багышланган математик мәсьәләләр” конкурсында 8а сыйныфы укучысы Лиана Мухаметдинова – 2 урын, 5а сыйныфы укучысы Фәрдиева Илина – 3 урын яулады. Укучыларның эшләре махсус җыентыкта басылып чыкты. Укучыларны һәм җитәкчеләре Фәрдиева Регина Равил кызын җиңүләре белән тәбрик итәбез! Афәрин!
-
"Яшь һөнәрчеләр" конкурсы 21.03.2019

Технологик техникум базасында үткәрелгән “Профдебют” конкурсында катнашып, 9 класс укучысы Гимальтдинов Искәндәр авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру юнәлешендәге бәйгедә II урынга лаек булды. Искәндәрне һәм җитәкчесе Әгъләмов Данил Филүс улын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Ачык ишекләр көне 16.03.2019

Бүген гимназия үзенә Актаныш 1 нче санлы мәктәбенең 4 сыйныф укучыларын кунакка кабул итте. Килгән укучылар гимназиядә тормышы, анда башкарылып килүче прроектлар, интернат бинасы белән таныштылар, гимназиянең өлкән сыйныфларында белем алучы абый-апаларыннан төрле кызыклы мәгълүматлар алдылар, фәнни экспериментларда катнаштылар.
-
Педагог профессионал! 15.03.2019

Сегодня завершился региональный этап Всероссийского конкурса «Учитель года Республики Татарстан 2019», на котором учитель русского языка и литературы гимназии-интерната Саматова Гульнар Дильфасовна стала победителем в номинации «Педагог профессионал». Поздравляем Гульнар Дильфасовну с заслуженной победой и желаем дальнейших успехов!
-
"Яңа китап" конференциясе 15.03.2019

Югары Ослан муниципиаль районы Курал мәктәбендә узган, Яңа китап” I республикакүләм фәнни-практик конференциясендә катнашып педагог-китапханәче Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы һәм 8 б сыйныф укучысы Хаҗиева Таңсылу сертификат һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Хокукларны өйрәнү дәресе 12.03.2019

Хокукларыңны беләсеңме? Бүген, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре Кашапова Л.Г. һәм Фархуллина Г.А., Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, гимназиянең 8-10 класс укучылары өчен "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" темасына тематик дәрес үткәрделәр. Укучылар бүгенге көн сатып-алу базарында үз хокукларыңны яклау турында мәгълүматлар алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
-
Яңа номер 11.03.2019

“Ак җилкән” укучылар гәҗитенең яңа саны табадан төште. Гәҗитнең электрон варианты белән биредә таныша аласыз.
-
"Ягез әле, кызлар!" 07.03.2019

Районкүләм үткәрелгән бәйгедә 9а сыйныфы укучысы Фәрдиева Алисә, татар кызларына хас булган сыйфатларын бәян итеп, мактаулы II урынга лаек булды. Алисәне җиңүе белән тәбрик итәбез!
-
8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән 07.03.2019

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.
Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — СИГЕЗЕНЧЕ МАРТ — ХАЛЫКАРА ХАТЫН КЫЗЛАР КӨНЕ.
Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын.Сез барында ямь бар җирдә,
Сез булганда тәм дә бар.
Сез булганга дәрт бар җанда,
Көч-куәт тә тәндә бар.Сез булганга иҗат та бар,
Сез булганга бар сәләт.
Бу сүзләрне әйтергә
Нәкъ сез булдыгыз сәбәп.Әни дә сез апа да сез,
Һәм сөйкемле сеңел сез.
Сез булганга дөнья нурлы
Чытык йөзле түгелсез.Сездә кешелек язмышы
Сездә олуг өметләр
Шундый теләкләрдә кала
Җирдә һәммә егетләр!
















