Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Гимназия гүзәле - 2019" 06.03.2019

Гимназикүләм “Татар кызы- 2019” чарасы гөрләп узды. Бәйгедә катнашучы кызлар берсеннән-берсе матур, тырыш, җитез, тапкыр булдылар. Кичәне оештыручы 10 Б сыйныфы укучылары конкурсантларны төрле яктан сынадылар.
-
EDU RUSSIA 2019 01.03.2019

27, 28 февраль, 1 март көннәрендә гимназия-интернатның бер төркем укытучы-тәрбиячеләр һәм укучылары, Казан шәһәренең “Казан EXPO” күргәзмәләр бинасында оештырылган, EDU RUSSIA 2019 Халыкара мәгариф форумын да булып кайттылар. Форум кунакларын, алар гимназиядә оешып, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәрдәй дәрәҗәгә җиткерелгән проектлар һәм гомумән, уку йорты белән таныштырдылар. Республиканың төрле районнарыннан, Россия төбәкләреннән килгән вәкилләр гимназия проектлары, уку шартлары белән кызыксындылар. Укучылар һәм укытучылар үзләре дә форум кысаларында оештырылган семинарларны күзәттеләр, мәгариф өлкәсендә барган алдынгы технологияләрне өйрәнделәр.
-
Гаилә дәресләрендә 22.02.2019

Бүген 11нче сыйныф укучылары район ЗАГС бүлегендә нәтиҗәле эшләп килүче ,,Гаилә мәктәбе” дәресләрендә катнаштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева оештырган очрашуда катнашкан район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова, өлкән психолог Фәймә Шәйгарданова һәм Актаныш муниципаль районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазиннар укучыларга үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
(фото http://aktanysh-rt.ru/news/obschestvo/byrm-uaennan-rayon-zags-blegend-gail-mktbe-dreslre-bezne-fotomizgell интернет чыганагыннан алынды)
-
Әтиләр бәйрәме 22.02.2019

Традицион рәвештә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, гимназия спортзалында әтиләр бәйрәме булып узды. Бәйрәм кичәсе, укучыларның җыр-биюләре һәм әтиләрнең командалар составында ярышлары белән үрелеп барды. Әтиләр эстафетада, турникта тартылуда, мишеньгә ату кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар. Чара, ашханәдә, табын артында җанлы сөйләшү һәм концерт номерлары, уеннар белән дәвам итте.
-
Олимпиадный дневник 19.02.2019

Сегодня подведены итоги заключительного этапа республиканской олимпиады по русской литературе, на которой наши ученицы Хазиева Тансылу (8 класс), Ганеева Эльвира (8 класс), Хуззятова Сюмбеля (10 класс), Ахматхузина Айгул (11 класс) заняли призовые места. Поздравляем наших учеников и тренеров Саматову Гульнар Дильфасовну, Шагзамову Эндже Фирдависовну с заслуженной победой!
-
Олимпиада көндәлеге 19.02.2019

География фәненнән республикакүләм олимпиаданың нәтиҗәләре билгеле булды: 8 класс укучысы Вәлиева Нәфисә призерлар исемлеген тулыландырды. Нәфисәне һәм остазы Фәйзуллин Рөстәм Уел улын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Әфганстан - йөрәк ярам" 15.02.2019

15 нче февраль көнне, Әфган сугышы тәмамлануга 30 ел тулу уңаеннан ,,Әфганстан- йөрәк ярам”дип исемләнгән әфганчылар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Алар үзләренең истәлекләре белән бүлештеләр. Укучыларга киңәшләрен бирделәр. Кичә ахырында укучыларыбызга үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Мондый канкойгыч сугышлар беркайчан да кабатланмасын.
-
Спички детям не игрушки 13.02.2019

Профилактическое мероприятие с учащимися о запрете игр с огнем
-
Олимпиада көндәлеге 13.02.2019

Физик тәрбия фәненнән республикакүләм олимпиадага йомгак ясалды. 6 класс укучылары Хөҗҗәтов Газиз һәм Харисов Ренат призерлар исеменә лаек булдылар. Егетләрне һәм остазлары Харрасова Алсу Рәскать кызын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Олимпиадный дневник 13.02.2019

Сегодня подведены итоги заключительного этапа республиканской олимпиады по английскому языку, на котором наша ученица 8 класса Валиева Нафиса заняла призовое место. Поздравляем Нафису и её тренера Аюпову Ляйсан Рашитовну с заслуженной победой!
















