Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Укытучылар көне белән! 04.10.2024

Бүген, 4 нче октябрь көнне, Халыкара укытучылар көнен билгеләп үттек.
Укучылар видеокотлаулар, электрон открыткалар эшләделәр. Бүген радиода укытучыларга багышланган иң матур җырлар яңгырады.
Актлар залында бәйрәм концерты узды. Укучылар берсеннән-берсе матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, кызыклы номерлар күрсәттеләр. Бүген сәхнәдән иң матур теләкләр укытучыларыбыз өчен яңгырады.
Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә сез - укытучылар, тәрбиячеләр, балаларда мөстәкыйльлек, жаваплылык, илебезнең матур киләчәге өчен иҗади хезмәт итуче шәхесләр тәрбиялисез. Сезнең фидакарь хезмәтегез, югары һөнәри осталылыгыз, сабыр һәм ярдәмчел булуыгыз өчен тирән ихтирамыбызны белдерәбез.
Хөрмәтле укытучылар! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, тырыш укучылар, гаиләгезгә иминлек телибез. Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез кирәкле, файдалы, җаваплы. Эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!
-
Россия - минем офыгым 03.10.2024

Бүген “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында “Индустриаль Россия: атом-төш сәнәгате” дәресе узды. Укучылар төрле тестлар, биремнәр ярдәмендә илебез атом-төш сәнәгате белән таныштылар.
Дәреснең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштыру, һөнәр сайлау процессына әзерләү. Соңыннан укучылар бергәләп каралган видеороликлар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
Роботлар иленә сәяхәт 01.10.2024

Гимназиябез укучылары белем алып кына калмыйлар, ә рухи яктан да үсеш алалар. Кызыклы экскурсияләр әлеге процесска бик ярдәм итәләр.
6 нчы б сыйныфы укучылары Робопаркта экскурсиядә булып кайттылар. Роботлар һәм яңа технологияләр белән якыннан таныштылар. Сәяхәт укучыларга бик ошады.
-
Алдынгылар Советы 01.10.2024

Алдынгылар Советы үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Туган тел юнәлешенә йөрүче укучылар “Татар халык уеннары” исемле чара үткәрделәр. Башлангыч сыйныф укучылары ачык һавада төрле халык уеннары белән таныштылар, бергәләшеп уйнадылар.
-
Көзнең сихри бизәкләре 01.10.2024

Гимназиябездә “Көзнең сихри бизәкләре” исемле кул эшләре күргәзмәсе узды.
Мондый күргәзмәләрдәге эшләргә карагач, үзең дә илһамланасың.
Быел көз бигрәк ямьле булды: бакчаларда җиләк-җимешләр дә матур булып өлгерде, кояшлы җылы көннәр дә озакка барды. Шушы матур көннәрне тагын да ямьләп, гимназиябездә көзгә багышланган төрле бәйгеләр узды.
Шуларның берсе – башлангыч сыйныфлар арасында «Көзнең сихри бизәкләре» кул эшләре бәйгесе.
Укучылар берсеннән-берсе матур эшләр алып килделәр. Фотосурәтләрдә әлеге матур кул эшләрен сездә күрә аласыз.
-
Әбием сандыгы 01.10.2024

Бүген гимназиябездә Өлкәннәр көненә багышланган “Әбием сандыгы” исемле күргәзмә узды. Укучылар гаилә ядкарьләрен өйрәнделәр, тарихын барладылар һәм истәлекләрне күргәзмәгә алып килделәр.
Чарада 7б сыйныфы укучылары аеруча актив катнаштылар.
-
Музыка көне 01.10.2024

1973 нче елдан башлап бөтен дөньяда 1 нче октябрьдә Халыкара музыка көне билгеләп үтелә.
Гасырлар дәвамында музыка кешеләрне рухландыра, илһамландыра. Мифологик геройлар, патшалар, күпчелек изге бәндәләр ритм, рифма һәм музыка ярдәмендә уйларын, фикерләрен белдерәләр. Музыканы дөнья хакимнәре дә, акыл ияләре дә, хәтта тираннар да ярата.
Шул уңайдан 7 нче сыйныфларда “Музыкаль ринг” исемле фикер алу чарасы узды. Укучылар музыка дөньясы турында сорауларга җавап бирделәр.
-
Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2024

Бүген Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Ул - өлкән буын бәйрәме. Бу дата өлкәннәргә үзенең кайгыртуыңны, хөрмәтеңне белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора.
Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары әби-бабайларына матур открыткалар ясадылар.
Хөрмәтле абыйлар, апалар, әбиләр һәм бабайлар! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 30.09.2024

Бүген, 30 нче сентябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе – укытучы һөнәре турында иде һәм «Укытучылар көне» дип аталды.
-
"Юнармия" сафларына кабул иттеләр 30.09.2024

Бүген гимназиябезнең 7 нче сыйныф укучылары “Юнармия” сафларына кабул итү тантанасында катнаштылар. Юнармиячеләр оешмага тугрылык сакларга, илебезнең патриотлары һәм лаеклы гражданнары булырга сүз бирделәр. Укучыларга тантаналы төстә махсус билге һәм таныклык тапшырдылар.













