Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Әтиләр көне 17.10.2024

Илебездә тагын бер яңа бәйрәм барлыкка килде.
Ул- Әтиләр көне. Календарьдагы яңа дата Россия Президенты Указы нигезендә гамәлгә куелды. Әтиләр көне, ноябрь аенда билгеләп үтелүче Әниләр көнен тулыландырачак. Аның датасы октябрь аеның өченче якшәмбесе итеп билгеләнде, быел ул 20 октябрьгә туры килә.
Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары әтиләренә матур открыткалар ясадылар.
-
“Экстремизмга — юк!” дип әйтик 17.10.2024

Гимназиябездә “Экстремизмга — юк!” дип әйтик айлыгы кысаларында үткәрелә торган рәсемнәр һәм плакатлар бәйгесе үтте.
Бәйгенең төп максаты – яшүсмерләрдә толерантлык, тынычлык сөючәнлек, башка кешеләрне кабул итү һәм аңлау, алар белән уңай хезмәттәшлек итә белү.
Ай дәвамында укучылар экстремизм һәм терроризм күренешләренә үз карашларын ясадылар.
-
Китапханәләр көне 17.10.2024

Китапханәләр кешене белем, әдәбият, сәнгать, тарих, мәдәният һәм тылсым дөньясына алып керә.
Югары технологияләр дә, заманча мәгълүмат чаралары да китапны алыштыра алмый. Китапханәче хезмәте тыйнак һәм күркәм хезмәт.
РФ Президенты Указы белән 1995 елдан 27нче май – Бөтенроссия китапханәләр көне буларак билгеләп үтелә.
Китаплар... Кемнәр генә алардан рухи ләззәт алмаган да, кайсы бөек шагыйрь, даһи философ аларга дан җырламаган! Дөнья хикмәтләренең мәгьнәсен яңа гына капшап карый башлаган бала да, мең дә беренче соравына җавап эзләп, китапка үрелә. Китапны сайлый.
Шул уңайдан гимназиябез укучылары китаплар өчен матур китап кыстыргычлары ясадылар, аларны матур итеп бизәделәр.
-
Боз өстендә сак бул! 17.10.2024

Бүген, 17 нче ноябрь көнне, гимназиядә сулы объектларда куркынычсызлык булдыру айлыгы башланып китте. Ул 17 нче октябрьдән 20 нче ноябрьгә кадәр дәвам итә. Сыйныф сәгатьләрендә укытучылар профилактик аңлату эшләре алып барды. Ата-аналар җыелышларында балалар артыннан тикшерүне көчәйтү турында лекцияләр сөйләнде.
Әлеге айлык кысыларында, 1-4 нче сыйныфлар арасында “Боз өстендә сак бул!” исемле рәсем бәйгесе оештырылды. -
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 14.10.2024

Бүген, 14 нче октябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес зур булу серләре һәм җаваплылык турында иде һәм «Зур булу нәрсә ул?» дип аталды.
-
Г.Тукай әдәби музеена сәяхәт 11.10.2024

Бүген гимназиябезнең 6 а сыйныфы укучылары Г.Тукай әдәби музеена экскурсигә бардылар.
Музей хезмәткәрләре укучыларны бик җылы каршы алдылар. Музейның беренче бүлеге - шагыйрьнең балачагы турында. Әлеге бүлектә экскурсияне Апуш – робот алып барды.
Экскурсовод һәр экспозиция, экспонат турында бик тәфсилләп җайлы итеп аңлатты, укучыларның сорауларына җавап бирде, бик күп кызыклы фактлар, истәлекләр турында сөйләде.
Г.Тукай музеен барып күрү һәркем өчен зур истәлек булып хәтердә калыр.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 07.10.2024

Бүген, 7 нче октябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес илебез турында уйлап чыгарылган уйдырмалар турында иде һәм «Россия турында легендалар» дип аталды.
-
Халыкара хайваннарны яклау көне 04.10.2024

4 нче октябрь – Халыкара хайваннарны яклау көне.
Кызганычка каршы, планетабыздагы хайваннарның кайбер төрләренә юкка чыгу куркынычы яный һәм аларны коткарып калу өчен Кызыл китап төзелгән. Балалар инде кайбер хайваннарның юкка чыккан төрләре барлыгын, тыюлыкның нәрсә икәнен һәм аның милли парктан нәрсә белән аерылуын беләләр.
Балалар белән бу көнне сирәк очырый торган җәнлекләр рәсемнәрен ясадык, табышмакларга җаваплар таптык, китаплар укыдык, энциклопедияләр карадык.
-
Укытучылар көненә открыткалар эшләделәр 04.10.2024

Гимназиябез укучылары Халыкара укытучылар көненә багышланган котлау открыткалары ясадылар. Укытучыларга булган рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен газеталарда чагылдырдылар.Гимназиябез укучылары Халыкара укытучылар көненә багышланган котлау открыткалары ясадылар. Укытучыларга булган рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен газеталарда чагылдырдылар.
-
Укытучыларны котладык 04.10.2024

Алдынгылар хәрәкәте Укытучылар көненә фотозона әзерләде. Көн дәвамында укытучылар, укучылар, гимназиябез хезмәткәрләре матур фотолар эшләделәр.
Шулай ук укучылар иртән-иртүк җыелышып, мөгаллимнәрне каршы алдылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Әлеге җанлы иртә көне буена җитәрлек яхшы бәйрәм кәефе бүләк итте.













