Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү
11.11.2024
Бүген, 11 нче ноябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес җәмгыять өчен файдалы, башка кешеләргә файда китерә торган гамәлләр турында иде һәм «Күмәк эш» дип аталды.
-
Русия эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алу көне 08.11.2024

8 ноябрь - Русия эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алу көне.
Эчке эшләр органнарында хезмәт итү – ул бик авыр, җаваплы һәм шул ук вакытта хәвефле дә хезмәт санала. Әмма ул кешеләр өчен бик кирәкле һәм мөһим һөнәр. Әлеге төр хезмәт ияләре батырлык, кыюлык, логик фикерләү һәм теләктәшлек итү осталыгын таләп итә, чөнки бу эшнең бәһасе – кешеләр тормышы.
Эчке эшләр министрлыгы тарихында полиция бүлекчәләренең югары һөнәри осталык, батырлык өлгеләре бихисап.
Гимназиябез укучылары әлеге истәлекле көнгә багышланган “Аларның исемнәрен онытырга ярамый” дип исемләнгән мәгълүмати стенд ясадылар.
Укучылар үзебезнең төбәк батырлары турында мәгълүмат җыйдылар, үзара фикер алыштылар.
-
Милли музей бездә кунакта 08.11.2024

«Пушкин картасы» проекты кысаларында Милли музей хезмәткәрләре укучыларын бай эчтәлекле чара белән сөендерде.
Билгеле булганча, яңа программа Россия территориясендә 2021 елның сентябреннән гамәлгә кертелгән иде.
Музей хезмәткәрләре гимназиябезгә “Вакыт машинасы – музей” исемле интерактив программа алып килгәннәр иде.
Укучылар вакыт машинасы ярдәмендә төрле чорлар аша сәяхәт иттеләр, тарихи персонажлар белән очраштылар.
-
Композитор Александра Николаевна Пахмутовага - 95 яшь 08.11.2024

9 нчы ноябрь көнне Совет һәм Россия композиторы Александра Николаевна Пахмутовага 95 яшь тула. Ул Совет эстрадасының искиткеч шәхесләренең берсе. Аның тарафаннан 400дән артык җыр язылган. Бу җырлар тулы бер чорны били.
Шул уңайдан гимназиябездә радиоэфир узды. Укучылар композиторның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр. Радио дулкыннарда аның иң танылган җырлары яңгырады.
-
Татарча диктант-2024 08.11.2024

Гимназия укучылары "Татарча диктант-2024" акциясендә катнашты
8 ноябрь көнне гимназиядә татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе башланып китте. Диктантны язуда 8 сыйныф укучылары үз көчләрен сынап карадылар.
Ел саен уздырыла торган "Татарча диктант" акциясе грамоталы язуны арттыруга, әдәби татар телен белүгә, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзен тикшерүгә юнәлтелгән.
Акциядә катнашучылар диктант язуда бик тырыштылар һәм татар теле грамматикасы буенча яңа күнекмәләр алдылар. -
Республика күләм Яруллин укулары иҗади бәйгесендә 08.11.2024

Гимназиябезнең 9 нчы сыйныф укучысы Сөләйманова Сабрина Бөек җиңүнең 80 еллыгына багышланган Республика күләм Яруллин укулары иҗади бәйгесендә 1 урынга лаек булды.
Сабринаны чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.
-
Виват, укытучылар! 08.11.2024

Гимназиябезнең 1 нче сыйныф укучысы Козлов Георгий “Виват, укытучылар!” шәһәр бәйгесенең “Видеокотлау” номинациясендә 3 нче урынга лаек булды. Укучы егетебезне котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Россия - минем офыкларым 07.11.2024

7 нче ноябрь көнне “Россия - минем офыкларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында “Куркынычсыз Россия: полиция, янгын сүндерү, коткару һәм сак хезмәте” дәресе узды. Укучылар төрле тестлар, биремнәр ярдәмендә илебезнең куркынычсызлык системасына караган һөнәрләр белән таныштылар.
Дәреснең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштыру, һөнәр сайлау процессына әзерләү. Соңыннан укучылар бергәләп каралган видеороликлар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
В каком возрасте ребенку лучше определиться с будущим призванием?
05.11.2024
-
Интересы ребенка или амбиции родителей: как не ошибиться с выбором профильных предметов в школе
05.11.2024













