Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Математика, физика, информатика атналыгы 02.12.2024

Математика, физика, информатика атналыгы кысаларында, физика укытучысы Соловьёв Р.И. 8 нче сыйныфларга лазерлы каләм ярдәмендә экспериментлар күрсәтте.
Укучыларга дәрестән тыш чара бик ошады.
-
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне 02.12.2024

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.
Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышлары искә алына. Бу көннәрдә аеруча игътибар бирелә.
«Ачның хәлен тук белми» дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде.
Шул уңайдан гимназиябезнең башлангыч сыйныф укучылары “Чикләрсез җәмгыять” кинолекторий кысаларында мультфильмнар карадылар.
-
Татарстан Республикасы флагы көне 29.11.2024

Бүген гимназиябездә Татарстан Республикасы флагы көненә багышланган флешмоб узды. Укучылар тере флаг ясадылар, уеннар уйнадылар.
Мондый чараларны уздыру үз илең өчен патриотлык һәм горурлык тәрбияләргә ярдәм итә һәм елдан-ел бәйрәмнең әһәмияте арта гына бара, барысына да үз Ватаныңны ярату һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген искә төшерә. Чараны тәмамлап, укытучылар мәдәни мирасыбызны аңлауның, аны саклауның мөһимлеген ассызыкладылар.
-
Татарстан Республикасы флагы көненә акция 29.11.2024

Татарстан Республикасы флагы көне ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1991 елда ТР Югары Советы республиканың Дәүләт флагын раслады. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыра.
Әлеге вакыйга уңаеннан безнең гимназиябездә акция үткәрелде. Укучылар байракның мәгънәсе, тарихы, яшәешне һәм табигатьне гәүдәләндерүче яшел төсе, кыюлыкны һәм тәвәккәллекне гәүдәләндерүче кызыл төсе, тынычлыкны һәм чисталыкны гәүдәләндерүче ак төсе турында белделәр. Чара барышында балалар флаг турындагы әңгәмәне тыңлап кына калмадылар, ә актив катнаштылар һәм Татарстан мәдәнияте һәм тарихы турында белемнәрен күрсәттеләр.
-
Россия Гербы 29.11.2024

Алдынгылар Советы бүген 5 нче сыйныфларда “Россия Гербы” исемле квиз уздырды. Укучылар илебез гербы турында сорауларга җавап биреп, үзара көч сынаштылар.
Ел саен 30 ноябрьдә безнең илдә Россия Федерациясе дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. Герб РФ Беренче Президенты Указы белән 1993 елның 30 ноябрендә расланган. Россия гербы-геральдик каноннарга ярашлы итеп эшләнгән махсус эмблема. Бу Дәүләт символының тышкы күренеше Россия Федерациясе Конституциясендә беркетелгән һәм 25.12.2000 елгы 2-ФКЗ номерлы федераль конституцион закон белән көйләнә. Герб дәүләтнең бөтенлеге идеясен йөртүче һәм аның тарихы, традицияләре һәм менталитеты белән тыгыз бәйләнгән образлар һәм төсләр системасы булып тора.
-
Яшь талантлар 28.11.2024

Бүген гимназиябездә “Яшь талантлар” бәйгесе узды. 5-9 нчы сыйныф укучылары матур җырлар, мәгънәле шигырьләр, кызык сценкалар тәкъдим иттеләр. Әлеге бәйгене Алдынгылар Советының “Мәдәният һәм сәнгать” юнәлеше оештырды. Чараның максаты – укучыларга сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге булдыру, талантларны барлау.
-
Финанс грамоталыгы дәресләре 27.11.2024

Бүген гимназиябездә Финанс грамоталыгы дәресләре узды. Дәресләрдә укучылар җыелган акча, кредит һәм иминиятләштерү, инвестицияләр, салымнар һәм пенсия тупланмалары өчен финанс инструментлары, шулай ук банк картасыннан ничек куркынычсыз файдалану һәм мошенникларга каршы тору турында белделәр. Гаилә бюджеты турында сөйләштеләр.
-
Бөтенрусия наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы 27.11.2024

Бөтенрусия наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы кысаларында гимназиябездә төрле чаралар уза.
Укучыларыбыз сәламәт яшәү рәвеше турында үз фикерләрен плакатларда чагылдырдылар.
-
Оста куллар 26.11.2024

Бүген Алдынгылар советының “Хезмәт, һөнәр һәм үз эшең” юнәлеше “Оста куллар” ярминкәсе оештырды. Укучылар ярминкәдә мавыгулары һәм шөгыльләре белән таныштырдылар, кечкенә мастер-класслар күрсәттеләр.
-
Анам кыры 25.11.2024

Бүген, 25 нче ноябрьдә Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының Рөстәм Галиев куелышындагы "Анам кыры" спектакле уйналды. Гимназиябезнең 8-10 нчы сыйныф укучылары спектакльне тамаша кылдылар.
8 нче сыйныф укучылары өчен спектакль аеруча кызыклы булды, чөнки анда сыйныфташлары – Шихалиев Сәмирдә катнашты. Ул онык ролен бик оста башкарды.
Чыңгыз Айтматовның “Анам кыры” әсәре буенча куелган спектакльнең жанры драматик повесть дип билгеләнгән. Спектакльнең програмкасында билгеләп үтелгәнчә, “Татар кызы Нәгыймә белән кыргыз егете Төрекулның бөек улы Чыңгыз Айтматовның даһи әсәрендә дөньяның бар аналарына мәдхия җырлый, яшәешнең нигезендә яткан олуг мәхәббәтне данлый”













