Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Спорт юнәлеше 13.01.2025

Алдынгылар хәрәкәте үз эшчәнлеген дәвам итә. “Спорт “ юнәлешенә йөрүче укучылар капоэра буенча мастер-класс күрсәттеләр. Нәни укучылар спортның әлеге төрен бик ошаттылар.
-
Яңа ел бәйрәмнәре узды 26.12.2024

26 нчы декабрь көнне гимназиябездә 6-11 сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәмнәре оештырылды.
Әлбәттә бу күңелле бәйрәмдә һәрбер укучы актив катнашты, яхшы кәеф, күтәренке күңел - бәйрәмнең төп шигаре менә шулар иде. Яңа ел кичәсе күңелле узды. Чыгыш ясаган һәрбер сыйныфның осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Шундый матур итеп җырладылар, биеделәр. Ә инде кызыклы күренешләрне залдагылар алкышларга күмде. Бәйрәмнең иң кызган чагында кунаклар – Кыш бабай белән Кар кызы килеп керделәр. Кыш бабай, һәрвакыттагыча, үзенең биюгә осталыгын да күрсәтте. Җилкендергеч музыка беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар белән дәвам итте.
-
Россия Федерациясе символлары көне 25.12.2024

25 нче декабрь – Россия Федерациясе символлары көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан гимназиябездә интеллектуаль викторина узды. Укучылар илебез символлары турында сорауларга җавап биреп, үзара көч сынаштылар.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 25.12.2024

Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә.
25 нче декабрь көнне гимназиябездә 1-4 нче сыйныфлар өчен "Хуш киләсең, Яңа ел!" бәйрәме узды.
Укучылар бик матур номерлар әзерләгән иде. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 23.12.2024

Бүген, 23 нчы декабрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес яңа ел бәйрәме, традицияләр турында иде һәм «Бердәм ил - бердәм традицияләр» дип аталды.
-
Яңа елга стена газеталары чыгардык 23.12.2024

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Үткән елга йомгак ясап, яңа елга яңа өметләр баглап, өлкәннәр дә, балалар да күркәм бәйрәмне каршыларга җыена. Шәһәр урамнарында аллы-гөлле утлар яна, чыршылар күз явын алырлык итеп бизәлгән, кар hәм боз сыннары ясалган, бар җирдә ниндидер сихрилек, бәйрәм рухы сизелә...
Гимназиябездә дә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Укучылар сыйныф бүлмәләрен бизиләр, кул эшләнмәләре, стена газеталары ясыйлар, чыгышлар әзерлиләр.
Һәр сыйныф яңа елга багышланган стена газеталары чыгара. Эшләрнең барысы да эчтәлекле һәм мавыктыргыч. Редколлегия членнары бик тырышып, чын күңелдән искиткеч газеталар чыгарганнар. Бүген әлеге эшләрдән күргәзмә оештырылды.
-
Кышкы могҗиза 19.12.2024

Гимназиябездә Яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар дәвам итә. 1 нче декабрьдән 19 нчы декабрьгә кадәр, 1-4 нче сыйныфлар арасында, “Кышкы могҗиза” исемле кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды. Чарада барлык сыйныфлар да актив катнаштылар. Берсеннән-берсе матур уенчыклар һәм декоратив әйберләр күргәзмәнең бизәге булдылар.
Укучыларга әлеге эшләр өчен урыннар бирелде.
-
Халык моңы-халык йөрәге 17.12.2024

Бүген 7-8 нче сыйныфлар арасында “Халык моңы-халык йөрәге” исемле фестиваль-бәйге узды.
Аның максаты - укучыларга татар халык җырларының матурлыгын, байлыгын, моңлылыгын күрсәтү, таныштыру һәм аларны өйрәнеп башкару.
Укучылар берсеннән-берсе матур номерлар күрсәтеп, үзара көч сынаштылар. -
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 16.12.2024

Бүген, 16 нчы декабрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес законнар һәм хокуклар турында иде һәм «Законнар ничек языла?» дип аталды.
-
Халык моңы-халык йөрәге 16.12.2024

Бүген 1-4 нче сыйныфлар арасында “Халык моңы-халык йөрәге” исемле фестиваль-бәйге узды.
Аның максаты - укучыларга татар халык җырларының матурлыгын, байлыгын, моңлылыгын күрсәтү, таныштыру һәм аларны өйрәнеп башкару.
Татар халык җырлары–халык иҗатының иң таралган, бай өлеше. Җыр-җаныбызны сафландыручы, өметләрне ныгытучы, рухи көчебезне баета торган илаһи бер көч.Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган кадерле мирас.
Гасырлар белән безне тоташтырган милли моң хәзинәбезне үзебез белем һәм тәрбия биргән балалар башкаруында ишетү зур бәхет.













