Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Психология атналыгы 19.11.2024

18-22 нче ноябрь көннәрендә гимназиябездә психология атналыгы уза.
Шул уңайдан 1 нче сыйныфларда Әниләр көненә багышланган акция үткәрелде. Укучылар әниләренә бүләкләр ясадылар, әлеге темага фикер алыштылар. -
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү 18.11.2024

Бүген, 18 нче ноябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес ясалма интеллект һәм аның кулланылу өлкәләре турында иде, «Ясалма интеллек һәм кеше» дип аталды.
-
“Шоколадушка” музеенда булдылар 18.11.2024

Бүген 4 нче А сыйныфы укучылары “Шоколадушка” музеенда булдылар. Алар шоколад тарихы, аның ясалу процессы белән таныштылар. Шулай ук үз куллары белән төрле фигуралы шоколадлар ясадылар, төрлесеннән авыз иттеләр.
-
Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне. 15.11.2024

19 нчы ноябрь - Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне.
Берләшкән милләтләр оешмасы мәгълүматлары буенча, һәр ел саен юл-транспорт һәлакәтендә 1 миллион 200 мең кеше гомере өзәлә. Тагын 20-50 миллион кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала. Юл һәлакәтләрендә үлүчеләрнең 50 проценттан артыгына – 15-44 яшь.
Җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү проблемасына җәлеп итү өчен, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәрбияләү өчен, Берләшкән милләтләр оешмасы Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көнен үткәрү инициативасы белән чыккан.Гимназиябез укучылары әлеге темага рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәрдә юл йөрү кайдәләрен күрсәтергә тырыштылар.
-
Юлларда сак бул! 15.11.2024

Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне кысаларында кызыклы викторина узды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, сорауларга җавап биреп, биремнәрне чиштеләр.
-
Казан университетының зоология музеена экскурсия 15.11.2024

Гимназиябезнең 5 нче А сыйныфы укучылары Э.А. Эверсман исемендәге Казан университетының зоология музеена экскурсиягә бардылар.
Укучылар университетның төп бинасының көнчыгыш өлешендәге 2 нче катта урнашкан 8 залда булдылар. Алар музей 23 төр хайваннардан торган коллекциясен күрделәр, анда: умырткалылар, бөҗәкләр һәм башка умырткасызлар. Тропик бөҗәкләр коллекциясе аларда зур кызыксыну уятты. Шулай ук алар реликт гаттериясен, Ява утравында очучы дракон, кара гриф, стерха, синегорлый попугай һәм Көньяк Африка зебрасы квагганы күрделәр.
Укучылар хайваннар, кошлар, балыклар, бөҗәкләр тормышы һәм аларның яшәү тирәлеге турында күп яңа мәгълүмат белделәр. Авыл хуҗалыгы культураларының корткыч бөҗәкләре коллекциясе белән таныштылар, шулай ук зарарлы бөҗәкләр белән туклана торган кош карачкыларын күрделәр.
-
Табигатьтә үзеңне ничек тотарга? 14.11.2024

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.
Шул максаттан “Чишмә” экологик отряды “Табигатьтә үзеңне ничек тотарга?” исемле викторина үткәрде. Укучылар кызыклы биремнәр чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр.
-
Бөтенрусия наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы
14.11.2024
Бөтенрусия наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы кысаларында гимназиябездә төрле чаралар уза.
Актлар залында 7-8 сыйныфларга “Манипуляция серләре. Тәмәке” исемле фильм күрсәтелде. Психоактив матдәләр куллануны профилактикалау темасына әңгәмә оештырылды.
Наркотикларга каршы айлыкның төп бурычлары - наркомания һәм наркоҗинаятьчелек проблемаларына игътибарны җәлеп итү, балигъ булмаганнарның наркотиклар куллануның тискәре нәтиҗәләре һәм аларның законсыз әйләнешендә катнашу өчен җаваплылык турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү; балаларны һәм үсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, балалар һәм яшьләр белән наркотикларга каршы комплекслы профилактик эшне оештыру.
-
Ачы төтен серләре 14.11.2024

Бөтенрусия наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы кысаларында 5 нче сыйныфларда “Ачы төтен серләре” исемле мультфильм күрсәтелде.
Яшүсмерләр арасында тәмәке тарту – хәзерге киң таралган проблемаларның берсе. Кемдер гаилә эчендәге проблемалар аркасында төтен суыра башлый, кемдер өлкәннәрдән үрнәк алырга тырыша, кайберәүләр исә иптәшләреннән аерылып тормас өчен тарта башлый. Һәрхәлдә, үсмер организмда тәмәке тарту, гомумән, сәламәтлеккә генә түгел, физик һәм акыл үсешенә дә зыян китерә.
Токсиннар яшүсмерләргә көчлерәк һәм тизрәк тәэсир итә, чөнки тән әле тулысынча формалашмаган. Зыянлы гадәтләргә альтернатива барлыгын һәрвакыт истә тотарга кирәк, бу сәламәт яшәү рәвеше. Роликларда яки велосипедта йөрү, йөгерү яки өстәл уеннары, бассейнга бару яки спорт һәм иҗат кружкалары күпкә кызыклырак һәм мавыктыргычрак. Әйдәгез моны истә тотыйк һәм сәламәтлегебезне яшьтән саклыйк. -
«Россия бөркетләре»нә багышлау тантанасы узды 11.11.2024

Бүген гимназиядә Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булган «Россия бөркетләре»нә багышлау тантанасы узды!
Бу тантаналы чара балалар өчен аеруча мөһим, чөнки ул “Россия бөркетләре” иленә ишекләр ача, анда аларны кызыклы мәгълүматлар, мавыктыргыч чаралар көтә. Булачак “бөркетләргә” үгет-нәсихәт сүзе белән тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Г.А. Заляева мөрәҗәгать итте. Ул «Бөркет» булу зур җаваплылык соравын билгеләп үтте һәм «Бөркетләргә» таныклыклар тапшырды. Безнең «Россия бөркетләре» бу исемне лаеклы йөртәчәкләр һәм киләчәктә безнең гимназиянең һәм илебезнең горурлыгы булачаклар дип өметләнәбез! Укучыларга уңышлар һәм яңа казанышлар телибез! Без сезгә ышанабыз һәм һәр эштә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез!













