Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Бөтенроссия экологик диктант 25.11.2024

Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе укучылары Бөтенроссия экологик диктант язуга кушылдылар. Бөтенроссия экологик диктанты ел саен үткәрелә торган экологик белем дәрәҗәсен күтәрүгә һәм табигатькә сак караш тәрбияләүгә юнәлтелгән агарту акциясе булып тора.
-
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр 25.11.2024

Бүген, 25 нче ноябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес үз-үзнңне кайгырту, башка кешеләргә карата яхшы, кайгыртучан мөнәсәбәт турында иде, «Әйләнә-тирәдәгеләргә карата игътибарлы, кайгыртучан мөнәсәбәт» дип аталды.
Үзең турында кайгырту - эгоизм түгел, ә зарурлык ; тик үзебезнең эчке хәлебезне кайгыртып кына без башкаларга чын-чынлап ярдәм итә алабыз.
Үзең турында кайгырту - әйләнә-тирәдәгеләр өчен ярдәм итү мөмкинлеге төзелә торган нигез ул. Үзебезнең физик, эмоциональ һәм психик халәтебезгә игътибар иткәндә, без нык һәм энергиялерәк булабыз. Бу безгә үз авырлыкларыбызны җиңәргә генә түгел, дуслар һәм якыннар өчен таяныч та булырга мөмкинлек бирә. -
Алтын куллы әнием 22.11.2024

Гимназиядә "Алтын куллы әнием" темасына багышланган күргәзмә оештырылды. Әниләр үзләренең чынлап та алтын куллы булуларын исбатладылар. Берсеннән-берсе матур эшләре белән балаларны сөендерделәр. Рәхмәт сезгә хөрмәтле әниләребез!
-
Әниләр көне 22.11.2024

Әниләр көне – Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе көнне билгеләп үтелә. Бу көнне барлык әниләрне тәбрик итү күркәм традициягә әйләнде.
Шул уңайдан гимназиябездә Әниләр көненә багышланган радиоэфир узды. Укучылар матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әниләргә иң матур теләкләрен җиткерделәр.
Энилэр коне кайчан бәйрәм көн итеп билгеләнгән соң? Моның тарихы болай. 1998 елның 30 гыйнварында Россия президенты Борис Ельцин «Әниләр көне хакындагы» указга кул куя. Әлеге көнне канунлаштыруны сорап Россиянең, хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр эшләре буенча Дәүләт думасы Комитеты чыгыш ясый, төгәлрәге депутат, ЦК КПРФ әгъзасы Алевтина Апарина бу эштә активлык күрсәтә.
Әниләр көнен рәсмиләштерүнең максаты булып, хатын-кызга карата хөрмәт, гаилә нигезләрен ныгыту, кешеләр тормышында әни кеше нинди зур әһәмияткә ия икәнен искә төшерү, аналарның дәрәҗәсен күтәрү тора. -
Россия – минем тарихым 22.11.2024

22 нче ноябрь көнне гимназиябез укучылары “Россия – минем тарихым” мультимедиа тарихи күргәзмәсендә булып кайттылар. Биредә алар XIX-XX гасыр Россия тарихы белән таныштылар. Күргәзмәдә барлык мәгълүматлар иң заманча мультимедиа җиһазлары ярдәмендә тәкъдим ителгән: сенсор өстәлләре һәм экраннар, лайтбокслар һәм интерактив коллажлар.
-
Россия бөркетләре 22.11.2024

11 нчы ноябрь көнне гимназиябездә беренче сыйныф укучыларын Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булган «Россия бөркетләре» сафларына багышлау тантанасы булып узган иде. Ә бүген исә укучыларга символлары булган тамгалар һәм махсус эмблемалы капчыклар тапшырылды.
-
Белем. Карьера 21.11.2024

21 нче ноябрь көнне 10 нчы сыйныф укучылары “Белем. Карьера” программасы буенча очрашуга бардылар. Югары уку йортларыннан килгән вәкилләр үзләре белән таныштырдылар, уку шартлары, һөнәрләр турында сөйләделәр.
-
Бөтенрусия наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы 21.11.2024

Бөтенрусия наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы кысаларында гимназиябездә төрле чаралар уза.
Шул уңайдан гимназиябездә 6-7 нче сыйныф укучылары арасында дусларча волейбол ярышы узды.
Ә югары сыйныф укучылары “Зур наркотикларга каршы диктант” акцясендә катнаштылар.
-
Россия - минем офыкларым 21.11.2024

21 нче ноябрь көнне “Россия - минем офыкларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында “Уңайлы Россия: транспорт” дәресе узды. Укучылар төрле тестлар, биремнәр ярдәмендә илебезнең транспорт системасы һәм аның белән бәйле һөнәрләр белән таныштылар.
Дәреснең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштыру, һөнәр сайлау процессына әзерләү. Соңыннан укучылар бергәләп каралган видеороликлар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр
-
Һөнәрләр иленә сәяхәт 20.11.2024

Алдынгылар хәрәкәте үз эшчәнлеген дәвам итә. “Хезмәт, һөнәр һәм үз эшең” юнәлеше башлангыч сыйныфларда “Һөнәрләр иленә сәяхәт“ чарасы уздырды. Укучылар һәнәрләр турында сөйләштеләр, уеннар уйнадылар, кызыклы биремнәр башкардылар.













