Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Халыкара рәссам көне 10.12.2024

8 Декабрь Халыкара рәссам көне . Бу бәйрәм рәссамнарның үзләренә генә кагылмый - безнең дөньяның матурлыгын һәм төрлелеген хөрмәт итүче, тормышны яратучы һәркем бәйрәм итә ала. Сезнең сәнгать зәвыгы рәсем сәнгатендә генә түгел, бөтен тормыш - язмышлар ясый торган чиксез киндер. Һәркемнең матурлык төшенчәсе үзенеке, ләкин барысын да берләштерү - тормышка сөенү, бу дөньяны ярату һәм гүзәллеккә омтылу сәләте.
Шул уңайдан гимназиябездә рәсемнәр күгәзмәсе узды.
-
Конституция көне 10.12.2024

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.
Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды.
Шул уңайдан гимназиябездә “Хокук әлифбасы” исемле кинолекторий узды. Нәни укучылар мультфильмнар карадылар, соңыннан үз фикерләрен рәсемгә төшерделәр.
-
Ватан геройлары көне 09.12.2024

Һәр төбәк, һәр ил изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, ил-көннәрнең тыныч вакытында намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган геройлары белән горурлана.
Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатында махсус даталар яки көннәр билгеләнә. Мисалга, Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кереп китте. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ шул көндә 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын раслый һәм аның белән Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнә.
Батырлар көнен бәйрәм итү традициясен кире кайтару – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә.
Шул уңайдан гимназиябездә “Ватаныбыз геройлары” исемле интеллектуаль уен узды. Укучылар төрле өлкәләрдә батырлыклар күрсәткән якташларыбызны искә алдылар, үзара көч сынаштылар
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 09.12.2024

Бүген, 9 нчы декабрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес төрле өлкәләрдә батырлыклар күрсәткән кешеләр турында иде һәм «Ватан Геройлары көне» дип аталды.
-
Шахмат турниры 06.12.2024

Математика атналыгы кысаларында гимназиябездә шахмат турниры узды. Интеллектуаль спорт төрен сөючеләр үзара көч сынаштылар.
-
Игелек юлы буйлап 06.12.2024

Инвалидлар декадасы кысаларында “Игелек юлы буйлап” исемле рәсем бәйгесе узды. Укучылар рәсемнәрдә әлеге теманы чагылдырдылар.
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта. Төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырыла, җәмәгать туклану урыннарында, матурлык салоннарында ташламалар, бушлай хезмәтләр тәкъдим ителә. Өйләреннән чыга алмаучылар янына социаль хезмәткәрләр барып, аларның өйләрен җыештыра. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп.
-
Без җимлек ясадык һәм ашханә ачтык 06.12.2024

Гимназиябездә “Без җимлек ясадык һәм ашханә ачтык” исемле җимлекләр бәйгесе узды. Эшләрдән күргәзмә оештырылды.
Балалар әлеге чарада әти-әниләре белән бергә катнашып, җимлекләрне агачтан ясап кына калмыйча, аларны чәчәкләп бизәгән дә. Гимназия үзидарәсе әгъзалары исә җимлекләрне гимназия ишек алдындагы агачларга эләргә тәкъдим итте.
Конкурста катнашкан гаиләләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Минем кибербуллингка каршы көчем 06.12.2024

Алдынгылар Советы председателе Садыйкова Ралина «Минем кибербуллингка каршы көчем» исемле уен-викторина үткәрде. Укучылар командаларга бүленеп үзара көч сынаштылар.
“Кибербуллингтан ничек сакланырга? Әгәр кибербуллинг корбаны булсаң нишләргә?” сорауларына җавап эзәделәр.
-
Квест уены узды 04.12.2024

Математика атналыгы кысаларында 5-6 нчы сыйныфларда квест уены үтте. Укучылар гимназия буйлап йөреп, төрле математик биремнәр чиштеләр. Чара укучыларга бик ошады.
-
Халыкара волонтерлар көне 04.12.2024

«Волонтер» — инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар.
Бу бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1985 елда тәкъдим ителгән иде. Ул җәмәгатьчелек игътибарын волонтерлыкка-җәмгыять файдасына түләүсез ярдәмгә җәлеп итәргә тиеш.
Шул уңайдан гимназиябездә “Яхшылык эшлә” исемле чара үтте. Укучылар волонтерлык хезмәте, шәфкатьлелек турында сөйләштеләр, үз фикерләрен рәсемгә төшерделәр.













