Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
Батырларга мәңгелек дан! 14.12.2011

14.12.2011. Мөхәмәтханова Г.М. 8 нче сыйныф укучылары белән “Батырларга мәңгелек дан!” темасына класс сәгате уздырды. Анда “Хәтер” китабы белән таныштылар. Районнан чыккан сугыш геройлары турында чыгыш ясадылар.
-
“Якташ батырларның даны мәңгелек” дигән темага тәрбия сәгате үтте. 14.12.2011

14 декабрь көнне тугызынчы сыйныфта “Якташ батырларның даны мәңгелек” дигән темага тәрбия сәгате үтте. Хәбибуллин З.Х., Баширов И.С., Закиров Г.З., Хаҗиев В.Х. батырлыгы турында сөйләнелде, алар белән бәйле истәлекләр яңартылды , фотографияләр каралды. Районыбызның Советлар Союзы Геройларын 1 минутлык тынлык белән искә алдык.
-
Некрасовның тууына - 190 ел 13.12.2011

13 декабрь көнне 8 нче сыйныфта рус теле һәм әдәбияты укытучысы белән берлектә бөек рус шагыйре Н.А. Некрасовның тууына 190 ел тулу уңаеннан “Я лиру посвятил народу своему...” дигән кичә үткәрелде. Укучылар тарафыннан Н.А.Некрасовның шигырьләре сөйләнелде.
-
9 нчы сыйныфта ата – аналар җыелышы 10.12.2011

10 декабрь көнне алда торган сынау имтиханнары үткәрелү уңаеннан 9 нчы сыйныфта ата – аналар җыелышы үткәрелде. Анда сыйныф җитәкчесе Гыйльметдинова Д.Г. һәм мәктәпнең укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова М.Р. чыгышлары тыңланды.
-
ГИА га әзерлек 05.12.2011

05.12.2011. 9 нчы сыйныф укучылары белән татар теле укытучысы Мөхәмәтханова Г.М. "Компрессия алымы кулланып, изложение язу" дигән темага индивидуаль консультация үткәрелде. Укучылар презентация карадылар һәм үзара фикер алыштылар. Үрнәк изложениеләр тәкъдим ителде.
-
Олимпиада дәвам итә... 02.12.2011

02.12.2011. География фәне буенча уздырылган олимпиада уңышлары: Киямов Б. (9 нчы класс укучысы) - 2 урын, Гильманов И. (7 нче класс укучысы) - 3 урын. Уңышлар сезгә!
-
Әниләр җылысы - кояш җылысы 01.12.2011

30.11.2011. "Әниләр җылысы - кояш җылысы" исемле әниләр кичәсе зур әзерлек белән үткәрелде. 97 гаиләне бергә җыйган бу кичә укучылар чыгышы, әниләр катнашында концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан күмәк биюләр оештырылды. Сатыш мәдәният йорты белән берлектә үткәрелгән әлеге бәйрәм һәркем күңелендә матур хатирә булып калыр.
-
Физкультурадан уңышлар ! 01.12.2011

01.12.2011. Физкультура фәне буенча уздырылган олимпиада уңышлары: Хадиева З. (11 нче класс укучысы) - 1 урын, Билалов А. (11 нче класс укучысы) - 3 урын, Валиев Б. (9 нчы класс укучысы) - 1 урын. Уңышлар сезгә!
-
Афәрин ! 30.11.2011

Район олимпиадаларында җиңүләребез дәвам итә. 9 нчы сыйныф укучысы Киямов С. химия фәненнән 3 урын яулады. Уңышлар сина!
-
Фән үрләрен яулап... 28.11.2011

Район олимпиадаларында җиңүләребез дәвам итә. 7 нче сыйныф укучысы Гильманов И. математика фәненнән 2 урын яулады. Уңышлар сина!









