Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
"Ачык дәресләр" панорамасы дәвам итә. 12.03.2012

"Ачык дәресләр" панорамасының чираттагысын рус теле һәм әдәбияты укытучысы Д.Г.Гильмутдинова күрсәтте. 9нчы сыйныф укучылары "Обобщение знаний по теме лексика и синтаксис" темасына ГИАның В1-В9 биремнәрен үтәделәр, алдагы дәресләрдә алган белемнәрен гомумиләштерделәр. Алдагы имтиханнарга әзерләнү максаты белән үткәрелгән дәрес отышлы булды.
-
"Тимерчыбыктан бизәкле эшләнмәләр" темасына ачык дәрес. 10.03.2012

Методик идеяләр белән уртаклашу дәвам итә. 7 нче сыйныф укучылары белән "Тимерчыбыктан бизәкле эшләнмәләр" темасы буенча I квалификацион категорияле укытучы Альберт Мидхатович Марданов ачык дәрес күрсәтте. Видеофильмнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дәрес бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды.
-
Инглиз теленнән ачык дәрес. 10.03.2012

10 нчы март көнне инглиз теле дәресендә 6 нчы сыйныф укучылары белән Мирасова А.И."Минем яраткан шөгелем" темасына ачык дәрес үткәрде.Дәрестә укучылар диалог төзеделәр,үзләренең яраткан шөгыльләре турында ,инглизләрнең яраткан хоббилары турында сөйләделәр.Дәрестә информацион технология куллану укучыларның кызыксынучанлыкларын арттырды.
-
Бәйрәм белән сезне,хөрмәтле хатын-кызлар! 08.03.2012

Нигә бүген бөтен җирдә,
Чәчәкләр балкый бездә.
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген 8 нче март бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Хөрмәтле хатын-кыз укытучыларны,
Сылу кызларыбызны,
Кадерлибез,зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне,
Бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Татар әдәбиятыннан ачык дәрес.
07.03.2012
Укытучы Мөхәмәтханова Г.М. 6 нчы сыйныфта әдәбияттан ачык дәрес үткәрде. Ул Ч.Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәрен өйрәнүне йомгаклауга багышланган "Син укырга тиешсең !" дип аталды. Укучыларга презентация, фильмнан өзек, дәреслек белән эш, эзләнү эше, сүзлек өсендә эш, "Геройны таны", Сатыш мәктәбе тарихы, "Беренче укытучыбыз" - укучылар чыгышы, сорауларга җавап бирү тәкъдим ителде. Дәсес мәктәп укытучылары тарафыннан уңай бәяләнде.
-
"Эх,сез матур кызлар!" 07.03.2012

7 март көнне мәктәп күләмендә "Эх, сез матур кызлар!"дигән кичә-концерт булып узды. Егетләр тарафыннан хатын-кыз укытучыларга,техник хезмәткәрләргә,укучы кызларга багышланган презентация эшләнгән иде.Кичә матур җырлар,дәртле биюләр,бәйрәм котлаулары белән үрелеп барды. Кичә күтәренке рухта үтте. Рәхмәт сезгә, егетләр!
-
"Ягез әле,кызлар!" бәйгесе
07.03.2012
7 март көнне, 8 март -Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 5-11 сыйныф кызлары арасында "Ягез әле, кызлар!" спорт бәйгесе булып үтте. Әлеге бәйгедә "Йолдызлар" һәм "Дуслык" командасы көч сынашты. Бәйге барышында кызлар аркан тартыштылар, обруч әйләндерделәр,скакалкада сикерделәр,төрле катлаулы эстафеталарда көч сынаштылар. Бәйге 13 : 13 исәбенә дуслык җиңүе белән тәмамланды.
-
Методик осталыкны үстерү айлыгы башланды. 06.03.2012

Март ае мәктәбебездә укытучыларның методик осталыкларын күрсәтү ае буларак билгеләнеп үтелә. Һәр көнне хезмәттәшләргә "Идеялар панорамасы" исеме астында ачык дәресләр һәм класстан тыш чаралар күрсәтелә. Тәҗрибә уртаклашу, фикер алышулар - укытучыларның педагогик осталыкларын үстерүдә ярдәм итә.
-
Әниләр бәйрәме 06.03.2012

6 март көнне башлангыч сыйныф укучылары һәм әниләр катнашында Әниләр бәйрәме үтте. Бәйрәм укучыларның дәртле җыр-биюләре һәм әниләр өчен бирелгән күңелле уеннар белән алып барылды. Әниләр бәйрәме чәй табыны артында тәмамланды.
-
"Говори достойно" конкурсы
29.02.2012
29.02.2012 көнне район Балалар иҗат үзәгендә сигезенче март һәм егерме өченче февраль бәйрәмнәре белән иң яхшы котлау бәйгесе узды. Бәйгедә 8 нче сыйныф укучысы Миннегулова Минзилә һәм 9 нчы сыйныф укучысы Нуриәхмәтов Динар уңышлы чыгыш ясап сертификатка ия булдылар. Рәхмәт аларга









