Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
Химия елын йомгаклап 25.01.2012

25.01.2012 . 2011нче ел-химия елы буларак тарихта калды.Шул уңайдан Мөхәмәтгалиева С.Л. мәктәбебездә кешелекне борчыган экологик проблемаларны күтәргән кичә үткәрде.
Күңел тула, күздән яшьләр килә,
Пычратсалар елга, ярларны.
Чишмәләрне, инешләрне саклыйк,
Яратабыз без, дуслар, аларны.
-
Ярминкәләр дәвам итә. 24.01.2012

24.01.2012 көнне хәйрия ярминкәсен 6 нчы һәм 9 нчы сыйныфлар дәвам итте. Укучылар хезмәт дәресләрендә алган белемнәрен практикада сынадылар. Алар әзерләгән ризыкларны сатып алучылар бик ошаттылар. Рәхмәт сезгә !
-
"Кем булырга, нинди булырга ?" темасына класс сәгате. 24.01.2012

24.01.2012. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы һәр укучыны берничә сорау борчый: имтиханнарны уңышлы гына тапшыра алырмынмы? Унынчы сыйныфта укуны дәвам итәргәме? Әллә инде һөнәр сайларгамы? Шул уңайдан 9 нчы сыйныфта "Кем булырга, нинди булырга ?" темасына класс сәгате үтте.
-
Тукай елын йомгаклау кичәсе. 24.01.2012

24.01.2012. 2011 нче ел - Тукай елы буларак истә калды. Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан, Тукай елын йомгаклап, Хәсәнова М.Р. "Тукай - безнең йөрәкләрдә" дигән кичә уздырды. Укучылар игътибарына презентация дә тәкъдим ителде.
-
Хәйрия ярминкәләре башланды. 23.01.2012

23.01.2012 көнне мәктәп күләмендә хәйрия ярминкәләре башланып китте. Бүген 5 һәм 7 нче сыйныф укучылары хезмәт дәресләрендә үзләре пешергән ризыклар белән сату иттеләр. Ярминкәләрдән кергән акча Лесхоз бистәсендәге картлар йортына, Утар балалар йортына, Икшермә балалар приютына ярдәм итү өчен тотылачак. Изге гамәлләрегез өчен рәхмәт, укучылар !
-
"Ел укытучысы - 2012" конкурсы 23.01.2012

23.01.2012. "Ел укытучысы - 2012" конкурсының мәктәп туры җиңүчесе итеп Мәрданов А.М. танылды. Альберт Мидхатович мәктәп данын яклап район турында катнашачак. Уңышлар сезгә !
-
Республика олимпиадасында 21.01.2012

21.01.2012. 11 нче сыйныф укучысы Рәхимова Ләйсән информатика фәне буенча республика күләмендә олимпиадада катнаша. Уңышлар сиңа, Ләйсән!
-
Укучыларның "Раштуа укулары" 20.01.2012

20.01.2012. Укучыларның "Раштуа укулары" 10 нчы Республика фәнни - тикшеренү конференциясенә мәктәбебездән 2 эш җибәрелгән иде. Гыйльманов Илнурның (7 нче сыйныф укучысы) "Математика һәм экология", Хәсәнова Руфиянең (10 нчы сыйныф укучысы) "Татарстан һәм Бөекбританиянең географияләрен чагыштыру" темаларына Гыйльманова Р.Г., Мирасова А.И. җитәкчелегендә язылган фәнни эшләре I турны уңышлы үтеп, II турга чакырылдылар. Аларга иҗади уңышлар телибез.
-
Безнең уңышлар ! 20.01.2012

Казан федераль университеты үткәргән регионара фән олимпиадаларының интернет - турында уңышлы катнашкан һәм югары балларга ия булган укучыларыбыз II турга чакыру алдылар
-
Кеше китә – җыры кала … 19.01.2012

19.01.2012. Ш.З.Зиннуровны искә алу кичәсе узды. Анда укучылар аның тормыш юлы белән таныштылар.









