Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
9 нчы сыйныфта ата – аналар җыелышы 10.12.2011

10 декабрь көнне алда торган сынау имтиханнары үткәрелү уңаеннан 9 нчы сыйныфта ата – аналар җыелышы үткәрелде. Анда сыйныф җитәкчесе Гыйльметдинова Д.Г. һәм мәктәпнең укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова М.Р. чыгышлары тыңланды.
-
ГИА га әзерлек 05.12.2011

05.12.2011. 9 нчы сыйныф укучылары белән татар теле укытучысы Мөхәмәтханова Г.М. "Компрессия алымы кулланып, изложение язу" дигән темага индивидуаль консультация үткәрелде. Укучылар презентация карадылар һәм үзара фикер алыштылар. Үрнәк изложениеләр тәкъдим ителде.
-
Олимпиада дәвам итә... 02.12.2011

02.12.2011. География фәне буенча уздырылган олимпиада уңышлары: Киямов Б. (9 нчы класс укучысы) - 2 урын, Гильманов И. (7 нче класс укучысы) - 3 урын. Уңышлар сезгә!
-
Әниләр җылысы - кояш җылысы 01.12.2011

30.11.2011. "Әниләр җылысы - кояш җылысы" исемле әниләр кичәсе зур әзерлек белән үткәрелде. 97 гаиләне бергә җыйган бу кичә укучылар чыгышы, әниләр катнашында концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан күмәк биюләр оештырылды. Сатыш мәдәният йорты белән берлектә үткәрелгән әлеге бәйрәм һәркем күңелендә матур хатирә булып калыр.
-
Физкультурадан уңышлар ! 01.12.2011

01.12.2011. Физкультура фәне буенча уздырылган олимпиада уңышлары: Хадиева З. (11 нче класс укучысы) - 1 урын, Билалов А. (11 нче класс укучысы) - 3 урын, Валиев Б. (9 нчы класс укучысы) - 1 урын. Уңышлар сезгә!
-
Афәрин ! 30.11.2011

Район олимпиадаларында җиңүләребез дәвам итә. 9 нчы сыйныф укучысы Киямов С. химия фәненнән 3 урын яулады. Уңышлар сина!
-
Фән үрләрен яулап... 28.11.2011

Район олимпиадаларында җиңүләребез дәвам итә. 7 нче сыйныф укучысы Гильманов И. математика фәненнән 2 урын яулады. Уңышлар сина!
-
М.В.Ломоносовның тууына 300 ел. 25.11.2011

25 ноябрь көнне бөек фән эшлеклесе, галим, тел белгече, шагыйрь М.В.Ломоносовның тууына 300 ел тулу уңаеннан 9нчы сыйныфта “Рус халкының даһи улы” дигән темага класс сәгате үткәрелде. Тормыш юлы, эшчәнлеге буенча 29 слайдтан торган презентация тәкъдим ителде.
-
Алда - сынаулар. 18.11.2011

17 нче ноябрь көнне 9 нчы сыйныф укучылары белән укыту эшләре буенча директор урынбасары М.Р.Хасанова сынап карау рәвешендә яңа формада уздырылачак дәүләт йомгаклау аттестациясе турында сөйләште. Укучылар үзләре теләгән фәннәрдән имтихан сайладылар.
-
Безнең уңышлар ! 18.11.2011

Укучылар өчен олимпиадаларның район туры мәктәбебез өчен уңышлы башланып китте. Информатика фәненнән Рахимова Л. - 1, Юмаев Р. - 2; технологиядән Магсумов А. 1 нче урын яуладылар. Алга таба да укучыларыбызга уңышлар телибез.









