Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
Сөмбелгә беренче урын! 07.02.2012

09.02.2012.Озынайтылган көн группасына йөрүче укучылар арасында кроссвордлар төзү конкурсы булып узды.Мәктәбебездән 4 нче сыйныф укучысы Габдрахманова Сөмбел әлеге конкурста катнашып, район буенча беренче урынга лаек булды. Рәхмәт сидңа, Сөмбел!
-
Альмира - Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе. 06.02.2012

06.02.2012. 9 нчы сыйныф укучысы Давлетова Альмира (җитәкчесе Мухаметханова Г.М.) Иркутск өлкәсе Ангарск шәһәрендә уздырылган "Россия халыклары фольклоры"Бөтенроссия экологик конкурсында актив катнашкан өчен Сертификат һәм "Үз туган милли телендә язылган иң яхшы эш" номинациясендә җиңгән өчен Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде.
Уңышлар сиңа, Альмира !
-
Регионара фән олимпиадасында. 05.02.2012

05.02.2012. Рус теле буенча Регионара фән олимпиадасының Интернет - турында уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән 10 нчы сыйныф укучысы Хасанова Руфия һәм 11 нче сыйныф укучысы Рәхимова Ләйсән (укытучылары Харисова Г.М.) Казан (Идел буе)Федераль Университетында 2нче турда катнаштылар. Уңышлар сезгә!
-
"Тургай" приютында концерт 02.02.2012

02.02.2012. Мәктәптә үткән хәйрия ярминкәсеннән кергән акчаның бер өлешенә, 30 балага уку кирәк-яраклары, күчтәнәчләр һәм концерт номерлары әзерләп "Хореография" түгәрәгенә йөрүчеләр белән "Тургай" балалар приютына бардык. Приютта тәрбияләнүчеләр балаларның концертын бик ошаттылар. Аеруча башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән "Шалкан" әкиятен яратып карадылар. Алар кабат безне чакырып калдылар.
-
Хәрби патриотик айлык
01.02.2012
Беренче февральдән мәктәптә хәрби патриотик тәрбия бирү айлыгы башланып китте. Айлык барышында укучылар арасында баскетбол,волейбол, чаңгы ярышы, бадминтон, пневматик мылтыктан ату, автомат сүтеп җыю,строй белән идарә итү, аҗаган кебек уеннар үткәреләчәк.
-
"Алтын балык" конкурсында җиңүләр. 28.01.2012

28.01.2012. "Алтын балык" ачык республика конкурс - күргәзмәсенең район сайлап алу туры узды. Әлеге конкурста 4 нче сыйныф укучысы Билалов Артурның эше "Рәсем һәм живопись" номинациясендә 1 нче урынга лаек булды. Молодец, Артур !
-
Лесхоз бистәсендәге картлар йортында.
27.01.2012
27.01.2012. Хәйрия ярминкәсеннән кергән акчага укучылар күчтәнәчләр алып, концерт номерлары әзерләп Лесхоз бистәсендәге картлар йортында булып кайттылар. Анда тәрбияләнүче әби - бабайлар укучыларның чыгышларын яратып карадылар, күчтәнәчләр өчен зур рәхмәт җиткерделәр. Әлеге чара укучыларда өлкәннәргә карата игътирамлы булу хисләрен тәрбияләүгә ярдәм итте.
-
"Раштуа укулары" нда җиңүләр.
27.01.2012
27.01.2012. Укучыларның "Раштуа укулары" 10 нчы Республика фәнни - тикшеренү конференциясенә мәктәбебездән 2 эш җибәрелгән иде. Гыйльманов Илнурның (7 нче сыйныф укучысы) "Математика һәм экология", Хәсәнова Руфиянең (10 нчы сыйныф укучысы) "Татарстан һәм Бөекбританиянең географияләрен чагыштыру" темаларына Гыйльманова Р.Г., Мирасова А.И. җитәкчелегендә язылган фәнни эшләре I турны уңышлы үтеп, II турга чакырылдылар.Гыйльманов Илнур уңышлы чыгыш ясап республика күләмендә 2 нче урынга лаек булды, ә Хәсәнова Руфия таныклыкка ия булды. Рәхмәт укучылар !
-
Хәйрия ярминкәсен йомгаклап. 26.01.2012

26.01.2012 көнне хәйрия ярминкәсен йомгаклап 11 нче сыйныф укучылары сату итте. Ярминкә гөрләп торды. Рәхмәт сезгә, укучылар !
-
КНИТУ укытучылары белән очрашу 26.01.2012










