Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Тукай елын йомгаклау кичәсе. 24.01.2012

24.01.2012. 2011 нче ел - Тукай елы буларак истә калды. Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан, Тукай елын йомгаклап, Хәсәнова М.Р. "Тукай - безнең йөрәкләрдә" дигән кичә уздырды. Укучылар игътибарына презентация дә тәкъдим ителде.
-
Хәйрия ярминкәләре башланды. 23.01.2012

23.01.2012 көнне мәктәп күләмендә хәйрия ярминкәләре башланып китте. Бүген 5 һәм 7 нче сыйныф укучылары хезмәт дәресләрендә үзләре пешергән ризыклар белән сату иттеләр. Ярминкәләрдән кергән акча Лесхоз бистәсендәге картлар йортына, Утар балалар йортына, Икшермә балалар приютына ярдәм итү өчен тотылачак. Изге гамәлләрегез өчен рәхмәт, укучылар !
-
"Ел укытучысы - 2012" конкурсы 23.01.2012

23.01.2012. "Ел укытучысы - 2012" конкурсының мәктәп туры җиңүчесе итеп Мәрданов А.М. танылды. Альберт Мидхатович мәктәп данын яклап район турында катнашачак. Уңышлар сезгә !
-
Республика олимпиадасында 21.01.2012

21.01.2012. 11 нче сыйныф укучысы Рәхимова Ләйсән информатика фәне буенча республика күләмендә олимпиадада катнаша. Уңышлар сиңа, Ләйсән!
-
Укучыларның "Раштуа укулары" 20.01.2012

20.01.2012. Укучыларның "Раштуа укулары" 10 нчы Республика фәнни - тикшеренү конференциясенә мәктәбебездән 2 эш җибәрелгән иде. Гыйльманов Илнурның (7 нче сыйныф укучысы) "Математика һәм экология", Хәсәнова Руфиянең (10 нчы сыйныф укучысы) "Татарстан һәм Бөекбританиянең географияләрен чагыштыру" темаларына Гыйльманова Р.Г., Мирасова А.И. җитәкчелегендә язылган фәнни эшләре I турны уңышлы үтеп, II турга чакырылдылар. Аларга иҗади уңышлар телибез.
-
Безнең уңышлар ! 20.01.2012

Казан федераль университеты үткәргән регионара фән олимпиадаларының интернет - турында уңышлы катнашкан һәм югары балларга ия булган укучыларыбыз II турга чакыру алдылар
-
Кеше китә – җыры кала … 19.01.2012

19.01.2012. Ш.З.Зиннуровны искә алу кичәсе узды. Анда укучылар аның тормыш юлы белән таныштылар.
-
Музей – бүлмәдә. 19.01.2012

19.01.2012. Башлангыч сыйныф укучылары музей – бүлмәдә булдылар. Музей җитәкчесе Г.М.Мухаметханова экспонатлар белән таныштырды, Ш.З.Зиннуровның тормыш юлын күз алдыннан кичерделәр
-
"Алтын балык" конкурсына әзерлек. 17.01.2012

17.01.2012. Республика күләмендә үтүче "Алтын балык" конкурсына башлангыч сыйныф укучылары ныклап әзерләнәләр. Булган осталыкларын эшкә җигеп, укучылар күләмле эшләр башкаралар.
-
Ура ! Укулар башланды ! 16.01.2012

16.01.2012. Кышкы каникулларда көч туплап укучылар мәктәпкә килделәр. Мәктәп сагындырган. Укучылар зур дәрт белән 3 чирекне башлап җибәрделәр. Уңышлар, сезгә!









