Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
"Культурно-спортивная догоняйка" уены
29.02.2012
29.02.2012 көнне район Балалар иҗат үзәгендә 6 нчы сыйныф укучылары арасында "Культурно - спортивная догоняйка" уены булып узды. Безнең мәктәптән дә "Чемпионнар" командасы уңышлы чыгыш ясап сертификатка ия булдылар.
-
Бер очрашу - үзе бер гомер. 29.02.2012

29.02.2012. Танылган язучы Данил Салихов белән очрашу бик күңелле узды. Ул үзенең иҗатка килү юллары турында сөйләде. Укучылар, кызыксынып, сораулар бирделәр. Аларга бүләк бирелде. Данил Салихов мәктәп китапханәсенә китаплар һәм журналлар тапшырды. Укучыларга ул җырлап та күрсәтте. Ә иң мөһиме: язучының автографлы китапларын алу булгандыр. Соңыннан бергәләп фотога төшелде.
-
Аҗаган -2012 27.02.2012

-
“ Ягез әле, малайлар!” бәйгесе. 24.02.2012

-
23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән ! 22.02.2012

Хөрмәтле ир - егет коллегаларыбыз !
Сезне чын күңелдән 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез !
Сезгә озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, эшегездә зурдан - зур уңышлар теләп калабыз !
-
Стена газеталарына конкурс ! 22.02.2012

22.02.2012. 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәр класс кызлары стена газеталары чыгардылар. Биредә кызлар классташ егетләренә үзләренең җылы хисләрен җиткерделәр. Бәйрәм белән сезне, егетләр !
-
Бәйрәм концерты ! 22.02.2012

22.02.2012. 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән ир - ат укытучыларыбызны, укучы егетләрне тәбрикләп, кызлар күчтәнәч концерт әзерләделәр. Концерт барышында дәртле биюләр, матур җырлар, эчтәлекле сәхнәләштерелгән тамашаны күрергә була иде. Концерттан егетләребез канәгать калдылар. Бәйрәм белән сезне, егетләр !
-
Ягез әле, егетләр ! 22.02.2012

22.02.2012. Ике рота арасында " Ягез әле, егетләр !" ярышы булып узды. Ярыш барышында егетләр үзләренең җитезлекләрен, көчләрен, төгәллекләрен сынадылар. Җанатарлар һәр уенны алкышларга күмделәр. Уен 18:13 исәбе белән тәмамланды. Молодцы, егетләр !
-
Батырларны искә алу ! 22.02.2012

-
Халыкара туган тел көне 21.02.2012

Җыр булырлык сүзләр биргән,
Туган телем, рәхмәт сиңа!
21.02.2012. Укытучы Мухаметханова Г.М. 21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан, кичә үткәрде. Туган телнең әһәмиятен, күп телләр белүнең кирәклеге аңлатылды. Күмәк "Туган тел" җыры башкарылды, шигырьләр, җырлар яңгырады. Хореография түгәрәге биючеләре башкарган татар кызлары биюе бәйрәмгә ямь өстәде.
Син тугач та, ана сөте белән
Иренеңә тамган туган тел.
Туган телең җуйсаң, әнкәеңне
Онытуың булыр, балам,бел!









