Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
Безнекеләрне таны ! 15.11.2011

15.11.2011 көнне Балалар иҗат үзәгендә "Безнекеләрне таны!" агитбригада чыгышлары булып үтте. "Чишмәкәй" балалар думасы чыгышы эчтәлекле иде. Агитбригада өчен сценарийны Гильмудинова Д.Г. әзерләде. Сценарий районда 3 урынга лаек булып республикага җибәрелде.
-
Альмира – кабат җиңүче ! 15.11.2011

12-15 ноябрь көннәрендә Казанда XI “Иделем акчарлагы” Яшь язучылар бәйгесе узды. Җиңүчеләр арасында – Саба районнан 5 укучы.
9 нчы сыйныф укучысы Дәүләтова Альмира (җитәкчесе Мухаметханова Г.М.) республика күләмендә үткәрелгән әлеге конкурсның йомгаклау турында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә һәм зур уңышларга ирешкәне өчен сертификат белән бүләкләнде.
Анда үткәрелгән кызыклы психологик тренинг, язучылар белән “Ял – очрашулар; спектакльләргә бару, дискәтүкләр күңелләрдә матур сәхифә булып калыр.
Ә иң мөһиме – җыентык чыгачак.
Уңышлар сиңа, Альмира !
-
Район олимпиадалары башланды. 14.11.2011

14 нче ноябрь көнне район олимпиадалары башланып китте. Беренчеләрдән булып җәмгыять фәне буенча укучылар үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Уңышлар сезгә, укучылар !
-
Русский медвежонок. 14.11.2011

14.11.2011 көнне "Русский медвежонок" конкурсына барысы 69 укучы катнашты. Бигәнәй башлангыч мәктәбеннән 7 укучы, Мамалай башлангыч мәктәбеннән 4 укучы катнашты. Укучылар биремнәрне бик тырышып һәм теләп үтәделәр.
-
Корбан ашы. 14.11.2011

14 ноябрь көнне мәктәбебездә Корбан ашы булып узды. Әлеге мәҗлескә авылыбызның Әминә абыстае да чакырылды. Әлеге чара укучылага әхлак тәрбиясе бирү юнәлешендә үтемле булды.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге. 09.11.2011

09.11.2011 көнне каникул планы нигезендә "Оста куллар", Хореография түгәрәге эшчәнлеге булып узды. Каникул чорында укучылар түгәрәкләрдә белем күнекмәләрен үстерәләр.
-
Математикадан репетицион БДИ. 09.11.2011

09.11.2011 көнне 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән репетицион бердәм дәүләт имтиханына бардылар. Шулай укучылар үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
"Күңелле стартлар" уены булып узды. 08.11.2011

08.11.2011 көнне 1 - 4 класслар арасында "Күңелле стартлар" уены булып узды. Уенда "Ромашка" һәм "Дуслык" командалары көч сынашты. Җиңү "Дуслык" командасында булды. Укучылар әлеге уенда катнашып күңелле ял иттеләр.
-
5-6 нчы класслар арасында "Күңелле стартлар". 08.11.2011

08.11.2011 көнне 5-6 нчы класслар арасында "Күңелле стартлар" спорт бәйгесе булды. Әлеге бәйгедә "Кыюлар" һәм "Җитезләр" командасы көч сынашты. Бәйге 7:8 исәбе белән "Җитезләр" командасы җиңүе белән тәмамланды. Укучылар бәйгедән кәнагать калдылар. Каникуллар шулай күңелле рухта башланып китте.
-
БДИ га әзерлек. 08.11.2011

08.11.2011 көнне 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән репетицион бердәм дәүләт имтиханына бардылар. Шулай укучылар үзләренең белемнәрен сынадылар.









