МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
"Яшь бөреләр-2022" 20.04.2022

Бүген бакчабызның йолдызчыклары район мәдәният йортында узган "Яшь бөреләр-2022" районкүләм талантлы балалар фестиваленең Гала-концертында чыгыш ясадылар. "Тамчыкай" вокаль ансамбле, "Кояшкай" бию төркеме, Ризатдинова Арина "Нәфис сүз" номинациясендә, Муллагалиева Илвина "Вокал" номинациясендә 1 урынга, "Кояшкай" вокаль ансамбле 2 урынга лаек булдылар. Музыка җитәкчесе Алсу Сагдиева Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Без-җиңүче! 19.04.2022

Бүген Мөслим гимназиясендә "Мин-милләтемнең киләчәге, горурлыгы" конкурсының финалы узды. Анда бакчабыздан мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Муллагалиева Илвина уңышлы чыгыш ясап җиңүче булды. Илвинабызны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез! Әзерләгән тәрбиячеләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
ГТО нормативлары тапшырдык 18.04.2022

15 апрель көнне универсаль спорт залында бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ГТО нормативлары тапшырдылар.Балалар үзләренең тизлеген һәм җитезлеген 5 төрле сынауда күрсәттеләр. Соңыннан һәр балага истәлекле грамоталар тапшырылды.
-
Кунаклар каршы алдык 15.04.2022

Бүген бакчабызда Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Идрисова Кадрия Раесовнаны кунак иттек.
-
Икенче кечкенәләр төркемендә космонавтика көнен билгеләп үтү 13.04.2022

Кичә икенче кечкенәләр төркеме балалары космонавтика көне уңаеннан Космос, Юрий Гагарин турында презентацияләр карадылар. Үзләре өйрәнгән шигырьләрне сөйләделәр. соңыннан күмәк аппликация ясадылар.
-
Җиңү паркына сәяхәт 13.04.2022

Көннәр җылытуга бакчабыз балалары Җиңү паркына сәяхәткә йөри башлыйлар. Яз көнендә табигатьтәге узгәрешләр турында күзаллауларын киңәйтәләр.
-
"Яшь бөреләр" фестиваленең 1 туры узды 12.04.2022

Бүген мәдәният йортында районкүләм "Яшь бөреләр" фестиваленең сайлап алу этабы узды. Бакчабызның "Кояшкай" вокаль ансамбле,Ризатдинова Арина, Пупышев Василий, Муллагалиева Илвина, Хафизова Ясминә һәм "Кояшкай" бию ансамбле балалары уңышлы чыгыш ясап 2 турга уздылар. Балаларыбызга алдагы бәйгедә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Тамаша карадык 11.04.2022

Бүген бакчабыз балалары Тубән Кама татар дәуләт драма театры оештырган "Дружба-сила, дружба-смех! Дружба нам сулит успех!" исеме астында дуслык темасына курчак театры карап кайттылар. Бу гади курчак театры гына түгел, тулы бер интерактив тамаша булды, артистлар балалар өчен бик кызыклы уеннар һәм конкурслар оештырдылар. Балалар бик ошаттылар!
-
Космос көненә әзерлек 08.04.2022

Космос темасы балаларны һәм өлкәннәрне таң калдыра һәм кызыксындыра. Безнең бакча балалары да бу теманы бик ярата һәм әлеге бәйрәмгә алдан әзерләнәләр. Бүген зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр үз куллары белән галактика, йолдызлык, планеталар ясадылар.
-
Кремль рәсемен ясыйбыз 07.04.2022

Зурлар төркеме балалары рәсем шөгылендә Кремль рәсемен ясадылар. Кызыл мәйдан турында әңгәмә үткәрделәр, Кремльнең тарихы белән таныштылар, курантлар тавышын тыңладылар.







