МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Бакчабызда Сабантуй! 02.06.2022

Бүген бакчабызда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Сабантуй бәйрәме узды. Сабантуебыз түгәрәктә җырлы-биюле уен белән башланып китте.Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, төрле уеннар да оештырылды. Нәниләр чүлмәк тә ваттылар, көрәштә дә үзләрен сынатмадылар, ә күз бәйләп кисү ярышында исә бер бала да бүләксез калмады!
-
Бәйрәмдә чыгыш ясадык 01.06.2022

Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары районкүләм "1 июнь - Халыкара балаларны яклау көненә" багышланган бәйрәмдә чыгыш ясадылар. Театральләштерелгән күренеш карадылар. Үзләре дә биеп, җырлап, шигырь сөйләп күңел ачтылар.
-
Экология министры сертификаты 31.05.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Ногманов Ибраһим экология буенча республикакүләм конкурста катнашып сертификатка ия булды. Әлеге бәйге әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигый байлыклар министрлыгы барлыкка килүгә 30 ел тулуга багышланган.
-
Сертификат белән бүләкләнделәр 27.05.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Бөтенроссия шигырь конкурсында катнашып сертификатка ия булдылар. Ногманов Ибраһимны, Кадирова Әлфияне, Бухарин Рамазанны котлыйбыз!
-
Аланда чебиләр 26.05.2022

Икенчн кечкенәләр төркемендә "Аланда чебиләр" темасына кисеп-ябыштыру шөгыле узды. Эшчәнлек барышында балаларәзер формаларны чиста, пөхтә итеп ябыштырыга,чеби барлыкка китерергә өйрәнделәр, таныш булган геометрик фигураларны искә төшерделәр. Әлеге шөгыль кечкенәләрдә кошларга карата уңай фикер тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Саубуллашу кичәсе! 26.05.2022

Хуш сөекле бакчам, сабый чакларым!
Бакчаларны бик яратсак та,
Җитте шул хушлашыр чак.
Без мәктәпләргә китәбез.
Сау бул инде, балачак!
Озатып калырлар,
Тәрбияче апалар.
Әйтерләр алар безгә.
Сау булыгыз, балалар!


-
Хуш, бакчам! 25.05.2022

Бүген безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу! Әлеге бәйрәм бик күңелле булса да, шул ук вакытта дулкынландыргыч та. Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Кадерле балалар, без сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Ак юллар сезгә, балалар!
-
Тәүлек төшенчәсе белән танышу 23.05.2022

Икенче кечкенәләр төркеме балалары бүген тәүлек вакытлары белән төсләр аша таныштылар. Әлеге эшчәнлек балаларның актив сүзлек запасын киңәйтергә: иртә, кич, төн, көн сүзләрен кулланырга, вакыт аралыкларын аерырга, нәрсә эшләүләре турында сөйләргә, үзара ярдәмләшү, үз-үзеңне тоту культурасын үстерүгә ярдәм итә.
-
1 нче дәрәҗә дипломант! 20.05.2022

Бакчабызның уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Садикова Лилия республикакүләм "Читаем Тукая" иҗади бәйгесендә катнашып I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Лилияне чын күңелдән котлыйбыз. Тәрбиячесе - Р.В. Хаматшинага алдагы эшендә дә уңышлар телибез!
-
Комиссия утырышында катнашу 19.05.2022

Бүген хакимиятнең актлар залында оештырылган Мөслим муниципаль районы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең утырышында катнаштык.







