МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Чума үрдәк, чума каз" 13.07.2022

Балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар - хәрәкәтле һәм музыкаль халык уеннары. Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш – көнкүреш чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатълелек, сабырлык, сәнгатьле башкару кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Музыкаль уеннар ярдәмендә бала тырыш, сәләтле, көчле нык ихтыярлы булып үсә. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәтле музыкаль уен күнекмәләре балаларга әйләнә- тирә мөхит белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Халык уенары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.
-
Сәламәтлек технологияләрен кулланып уеннар уйнау 12.07.2022

Балалар бакчасында сәламәтлек саклау технологияләрен куллану балаларның сәламәтлеген ныгыта, физик үсешенә югары тәэсир итә. Сәламәт бала гына барлык эшчәнлектә актив катнаша, шат, оптимист рухта, дуслары һәм тәрбиячеләр белән һәрвакыт аралашучан була.
-
Кайчы белән эшләү кунекмәләрен ныгыту 11.07.2022

Икенче кечкенәләр төркемендә төрле форма һәм үлчәмдәге кәгазь детальләрдән кечкенә фигуралар ясау күнекмәсен формалаштыру, кайчы ярдәмендә турыга кисү техникасын үзләштерүне дәвам итү. Кләй һәм кайчы белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. Балаларның иҗади фикерләүләрен, иҗади сәләтләрен үстерү.
-
"Әниләр һәм без" спорт уеннары 08.07.2022

Гаилә һәм мәхәббәт көне уңаеннан " Әниләр һәм без " исем астында уртанчылар төркемендә спорт уеннары оештырылды.
-
Рәсем ясыйбыз 07.07.2022

Рәсем ясау яшәеш башында күрү сәләтен арттыра. Бала «вертикаль» һәм «горизонталь» төшенчәләрен өйрәнә. Аннан соң форманы, материалның ниндилеген, акрынлап әйләнә-тирәне өйрәнә башлый. Өйрәнгәнен, белгәнен сүз белән әйтә алмаганны бала рәсем аша «әйтеп бирә». Рәсем ясау күрү сәләтен, хәрәкәтләнүне генә арттырып кына калмыйча яшәеш, дөнья турындагы күзаллауларын арттыра.
-
Күңелле җәй 06.07.2022

Зурлар төркеме балалары сәяхәткә чыккач җәй турында белемнәрен арттырдылар.Җәй көне табигатьтә нинди үзгәрешләр булганлыгы турында сөйләштеләр: кояш елмая,бөтен җир ямь-яшел, кошлар сайрый, чәчәкләр үсә, күбәләкләр оча, бал кортлары безелди, җиләкләр пешә, яшен –яшенли - яңгыр ява.
-
Футбол уйныйбыз 05.07.2022

Сәламәтлек безгә табигать тарафыннан бирелгән зур байлык. Аны саклау бик мөһим. Кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнү кирәк. Шуңа күрә бакчабызда спортка зур әһәмият бирелә. Бүген бездә футбол көне.
-
Бантиклар көне 04.07.2022

Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркемендә бантиклар көне узды. Балалар тасмаларның төрлесе белән таныштылар. Мультиклардагы тасмалы геройларны атадылар. Төрле конкурсларда белемнәрен сынадылар.
-
Икенче кечкенәләр төркеме балалары җәнлекләр турында белемнәрен арттыралар 01.07.2022

Икенче кечкенәләр төркеме балалары хайваннар һәм аларның балаларын танып әйтергә өйрәнәләр. Төрле уеннар балаларда җәнлекләргә карата мәхәббәт, кайгыртучанлык хисе тәрбияләргә ярдәм итәләр.
-
Кыргый хайваннар көне 30.06.2022

Балаларның хайваннар дөньясының төрлелеге, кеше табигатьнең бер өлеше булуы турында күзаллауларын киңәйтү, аларга табигатьне сакларга һәм якларга икәнлеген төшендерү, балаларның танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү. Хайваннарга карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.







