МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Беренче сәяхәт 16.06.2022

Икенче кечкенәләр төркеме балалары Җиңү паркына тәүге тапкыр сәяхәткә бардылар.
-
Табигать һәм бал кортлары 15.06.2022

Уртанчылар төркемендә "Табигать һәм бал кортлары" дигән исем астында иҗади сюжетлы-рольле уен оештырылды. Балалар җәйнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен өйрәнделәр, рольгә кереп уйнау осталыкларын арттырдылар.
-
Бәйрәмгә үз өлешебезне керттек 14.06.2022

Гөрләп үткән милли бәйрәмебез - Сабантуйда бакчабызның өлеше дә керде. Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Муллагалиева Илвина узган елдагыча быел да бәйрәмгә килгән зур кунакларны каршы алуда ныклы әзерлек белән катнашты.
-
Сабантуйга бүләк җыйдык 10.06.2022

Кичә бакчабыз белән милли бәйрәм Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе-бүләк җыюда катнаштык. Күркәм гадәт буенча йортларга кереп төрледән-төрле бүләкләр җыйдык. Әлеге йола бик күңелле үтте.
-
Әкият уйныйбыз 09.06.2022

Икенче кечкенәләр төркеме балалары "Кызыл Калфак", "Теремкәй" әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Театр уйнау балаларның игътибарын, хәтерен үстерүгә; танып белү активлыкларын формалаштыруга, аваз ияртемнәрен кабатлау юлы белән авазларны дөрес итеп әйтү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә.
-
Күмәк эш "Туган як" 08.06.2022

Мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар "Туган як" темасына әңгәмә кордылар, Мөслимебез турында видеороликлар караганнан соң коллектив эш башкардылар.
-
Бөек шагыйрьнең туган көне 06.06.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бүген бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көнен билгеләп үттеләр. Шагыйрьнең балачак еллары турында презентация карадылар, үзләре ятлаган шигырьләрне сөйләделәр, аннан соң Пушкинның әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.
-
Пушкинның туган көне 06.06.2022

Рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан зурлар төркеме балалары бүген "Пушкин" паркына сәяхәт ясадылар.
-
Сәламәтлек көне 03.06.2022

Бүген бакчабызда сәламәтлек көне уткәрдек. Тематик көнне иртәнге гимнастикадан башладык. Балалар үзләрен төрле ярышларда да сынап карадылар. Аннан соң төркемнәрдә аерым сәламәтлек темасына әңгәмәләр узды.
-
Диплом белән бүләкләнделәр 02.06.2022

Бакчабызның төрле яшьтәге балалары республикакүләм бәйгедә катнашып I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр: Кадырова Сәйдә, Кадырова Әлфия, Андреева Сәйдә, Бохарова Әминә, Гыйлметдинова Әмирә, Ибраһимова Фирая, Нәбиева Амалия, Ногманов Ибраһим, Пупышев Василий, Ризатдинова Арина, Туктагулов Рамил, Фәрхетдинова Әминә, Шакирьянова Газизә. Җиңүчеләрне тәбриклибез!







