МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Ком белән тәҗрибәләр 27.07.2022

Уртанчылар төркемендә ком белән тәҗрибәләр үткәрдек.Тәҗрибәләр үткәрү балаларның мөстәкыйль фикер йөртә белү, уйлау, хәтердә калдыру сәләтен, игьтибарын, тирә-юньне кузаллауларын киңәйтүгә, ярдәмчеллек, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә ярдәм итә.
-
Китапханәгә сәяхәт 26.07.2022

Бакчабызның уртанчылар һәм зурлар төркем балалары китапханәгә бардылар. Экскурсиянең бурычлары:
- Балаларда китапханәче хезмәтенә карата ихтирам, китапханәдә үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләү.
- Китапханә белән турыдан-туры таныштыру аша балаларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык, эзлекле фикерләү сәләтен үстерү.
- Балаларга китапханәче һөнәренең мөһимлеген аңлату.
-
Көймә йөздерәбез 25.07.2022

Кәгазь көймә агып китте,
Белмим күпме ага алыр.
Салкын суның дулкынында,
Кая кадәр бара алыр.Уздырыштан йөздерәбез,
Чыр-чу килеп ташуда.
Кайсыныкы узып китә,
Кайсысы бата шунда.
Һәр кешенең үз көймәсе,
Төрле кәгазьдән ясалган.
Шулай да кәгазь, кәгазь инде,
Ясалмаган бит агачтан. -
"Су асты дөньясына" сәяхәт 22.07.2022

Балаларның Җир планетасы, диңгез яшәүчеләре, аларның үзенчәлекләре, тышкы кыяфәте, тукланулары, күчеп йөрүләре турында белемнәрен киңәйтүне дәвам иттек.
-
Чисталык-сәламәтлек нигезе 21.07.2022

Зурлар төркемендә "Чисталык - сәламәтлек нигезе" дигән темага әңгәмә үткәрдек. Әңгәмәне "Мойдодыр" мультфильмын карап дәвам иттек.
-
Азык-төлек пленкасында рәсем ясыйбыз 20.07.2022

Азык-төлек пленкасында рәсем ясау бик мавыктыргыч техника. Балаларның фикерләү сәләтен, эстетик зәвыгын үстерергә, төрле төсләрне кушарга өйрәтүдә ярдәм итә. Бу рәсем техникасын җәй көне саф һавада урамда кулланырга мөмкин, балалар өчен әлеге ысул тагын да кызыклырак була, үз-үзеңне күрсәтү өчен тулы ирек бирә.
-
Кереш белән уен 19.07.2022

Кереш белән уйнау балаларның вак кул моторикасын үстерү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итә. Кул хәрәкәтләренең төгәллеген һәм координациясен, ритмчылыкны үстерергә, киң күзаллауларны формалаштыруга һәм камилләштерүгә, балаларның фантазиясен үстерергә ярдәм итә.
-
Яшелчә бакчасына экскурсия 18.07.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары яшелчә бакчасында даими эш башкаралар: түтәлләрне чүптән арындыралар, су сибәләр, яшелчәләрнең үсүен күзәтеп торалар. Бүген исә алар редиска утырттылар..
-
"Чәчәкле алан" 15.07.2022

Икенче кечкенәләр төркемендә "Чәчәкле алан" хәрәкәтле уенын уйнадык. Хәрәкәтле уеннар балаларның уйлау сәләтен үстерергә, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Иҗат көне 14.07.2022

Уртанчылар төркеме балалары уенчыкны сурәтләп сөйләргә өйрәнәләр. Эш барышында күзаллау ярдәмендә яраткан уенчыгыңны рәсемли белергә өйрәтү.Рәсемләү алымнарын ныныту, уенчыкларга сак караш тәрбияләү.







