МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
-
15 февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн. 09.02.2026

15 февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан, Үзәкләштерелгән балалар китапханәсендә, "Муса Җәлил иҗатын өйрәнәбез" исеме астында тарихи дәрес үткәрелде. Дәрескә «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Әлеге чара балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды. Җәлил иҗат иткән шигырьләрне, аның сүзләренә язылган җырларны балалар яратып тыңлады. Шагыйрьнең балалар өчен язылган “Карак песи”, “Куян”, “Кызыма” кебек шигырьләре кычкырып укылды. Шулай ук әлеге кичәдә балалар Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белэн таныштылар.
-
Россия фән көне. День Российской науки 06.02.2026

Россия фәне көне алдыннан «Кояшкай» балалар бакчасының әзерлек төркеме чын мәгънәсендә эксперименталь лабораториягә әверелде! Нинди мавыктыргыч икән ул — галим булу һәм тәҗрибәләр үткәрү! ????✨ Тәрбияче җитәкчелегендә, кызыксыну һәм ачышларга омтылыш белән коралланган булачак Эйнштейннар һәм Менделеевлар чын фәнни могҗизалар тудырдылар: йомырка һәм тозлы су белән «Су асты көймәсе» тәҗрибәсе; «лава» тәҗрибәсе; сөтле шоколад белән эбру; су белән төрле тәҗрибәләр һәм башкалар. Һәр тәҗрибә балаларда зур кызыксыну уятты. Яшь тикшеренүчеләр хәтта микроскоп белән дә эшләп карадылар! Бу көн шулкадәр мавыктыргыч үтте ки, хәзер һәр сабыйның күңелендә киләчәк фән йолдызы очкыны кабынды Кем белә, бәлки киләчәктә алар үз ачышларын да ясар, фәнни тикшеренүләрдә көчләрен сынап карарлар. Вакыт күрсәтер!
В преддверии Дня Российской науки подготовительная группа детского сада "Кояшкай" превратилась в экспериментальную лабораторию. Как же это оказывается интересно- быть учëным и проводить опыты! Под чутким руководством воспитателя будущие Эйнштейны и Менделеевы, вооружившись любопытством и жаждой открытий, творили научные чудеса: опыты с яйцом и солевым раствором "Подводная лодка", лава, эбру с молочным шоколадом m&ms, опыты с водой и тд. Каждый опыт вызывал у них восторг. Юные исследователи даже микроскоп освоили. День прошёл настолько увлекательно, что теперь в каждом воспитаннике горит огонëк будущего светила науки. Возможно в будущем ребята захотят сделать новые открытия, попробовать свои силы в собственных исследованиях. Время покажет!
-
Опыт с магнитом. 04.02.2026








