МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Бөек Җиңү бәйрәменә әзерләнәбез 04.05.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәмгә әзерләнү максатыннан көн дә марш атларга чыгалар.
-
"Туган як" музеена сәяхәт 29.04.2022

Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәүге тапкыр "Мөслим туган як " музеена сәяхәт ясады.Балалар өчен музей заллары буйлап кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе үткәрелде. Балалар зур кызыксыну белән экскурсовод сөйләвен тыңладылар һәм экспонатларны карадылар.
-
Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган рәсем шөгыле 28.04.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары 1 Май-Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган рәсемнәр ясадылар. Әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Ни өчен шулай аталганын белделәр.
-
Тукайның туган көненә багышланган чара 27.04.2022

26 апрель көнне икенче кечкенәләр төркемендә Г. Тукайнын туган коненә багышланган чара уздырылды. Балалар шагыйрьнең балачагы, иҗади эшчәнлеге турында мәгълүмат алдылар. Балалар башкаруында "Пар ат", "Бала белэн кубәләк", "Кызыклы шәкерт" шигырьләре яңгырады. Балалар һәм әти-әниләр белән берлектә ясалган рәсемнәрдән кургәзмә оештырылды. Бәйрмебез "Туган тел" җыры белэн тәмамланды.
-
Күргәзмә оештырдык 27.04.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Габдулла Тукайның иҗатына багышланган рәсемнәр ясап күргәзмә оештырдылар.
-
Тукай туган көн 26.04.2022

Уртанчылар һәм зурлар төркемендә "Габдулла Тукай - бөек шагыйрь" исеме астында тәрбияви эшчәнлек узды, балалар Тукай турында белемнәрен киңәйттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Туган тел җырын бергәләп башкардылар. Соңыннан шагыйрьнең иҗатына багышланган кул эшләнмәләре, рәсемнәр белән фотога төштеләр.
-
Эколяталар көнен билгеләп уздык 25.04.2022

Бүген бакчабызда Бөтенроссия Эколяталар көнен билгеләп үттек.Бу көн балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, балада табигатьне ярату культурасын тәрбияләү һәм балада туган як табигатен саклау кирәклеген аңлату максатыннан үткәрелде. Әлеге көн уңаеннан зурлар төркемендә "Кем ул Эколяталар?" дигән темага презентация күрсәтелде, уртанчылар төркемендә "Эколяталар-табигатьнең сакчылары һәм дуслары" исемле кичәдә катнаштылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен «Планетабызны саклыйк»дигән тематик шөгыль узды. Балалар тере һәм тере булмаган табигать белән таныштылар. Балалар ничек табигатьне сакларга һәм аңа ничек ярдәм итеп булганын белделәр. Соңыннан "Чүпне аер!" дигән уен уйнадылар.
-
Өмәдә катнаштык 23.04.2022

Бүген бакчабыз коллективы чисталык икеайлыгы кысаларында узган өмәдә катнашты.Күмәк көч белән территориябезне кыш буе җыелган чүптән арындырдык.
-
Җир көнен билгеләп үттек 22.04.2022

22 апрель – Халыкара Җир көне – чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Бүген бакчабызда элеге бәйрәмгә багышланган чара узды. Бәйрәмне әзерләгән тәрбияче Индира Хаертдиновна экологик темага кызыклы уеннар уйнатты, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар таптылар.
-
Лауреат исеменә лаек 21.04.2022

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Пупышев Василий Алабуга муниципаль районының 29-нчы «Алтын балык» балалар бакчасында узган "Мин бит татар малае" республикакүләм бәйгесендә Лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчесе Гөлзада Бадретдинова.







