МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Туган көн бәйрәме 18.05.2022

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә икеләтә туган көн бәйрәме. Туган көннәрен билгеләп үтүче балаларга иң изге теләкләребезне юллап, җырлап, биеп күңел ачтык.
-
Тузганак чәчәге ясыйбыз 17.05.2022

Бакчабызның икенче кечкенәләр төркемендә балалар кисеп ябыштыру шөгылендә "Тузганак чәчәге" темасына аппликация ясадылар. Эшчәнлек барышында балалар өлешләрдән бербөтенне булдырырга, җилемне пумала белән дөрес итеп сыларга, киселгән өлешләрне дөрес итеп ябыштырырга, пөхтәлекне булдырырга өйрәнделәр.
-
Алма ясарга өйрәнәбез 16.05.2022

Беренче кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге узды. Шөгыль барышында балаларның сүзлек запасын баету максатыннан җиләк-җимешләр турында әңгәмә үткәрдек. Соңыннан алмалар ярдәмендә кечкенәләр әлеге җимешне рәсемгә төшерделәр.
-
Сертификат белән бүләкләндек! 13.05.2022

Бакчабызның "Кояшкай" бию ансамбле "Бию" бәйрәмендә "Нетихий час" исемле бию белән уңышлы чыгыш ясап кино карарга сертификат белән бүләкләнде.
-
Кунаклар кабул иттек 13.05.2022

Бүген бакчабызда Нижнекамск шәһәреннән килгән делегацияне кунак иттек. Алар Мөслим районына Р.Х. Муллинның туган җире белән танышу максатыннан килгәннәр. Шул уңайдан бакчабыз белән дә танышып чыктылар. Әлеге делегацияне Р.Т. Демидов җитәкләде. Килгән кунаклар бакчабыздан бик канәгать булып киттеләр.
-
Чираттагы уңышларыбыз! 12.05.2022

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары республикакүләм "И туган тел, и матур тел - 2022" бәйгесендә катнашып төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз: Бухарин Рамазан, Бухарова Әминә, Кадыйрова Әлфия, Нәбиева Амалия, Филипов Тимур. Алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез!
-
Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәмдә катнаштык 11.05.2022

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган бәйрәмдә катнаштылыр. Балаларыбыз бик тигез итеп, чын солдатлар кебек атлаулары белән аерылып тордылар. Афәрин!
-
"Җиңү тәрәзәләре" акциясе 08.05.2022

#Җиңүтәрәзәләре Бухарова Әминә җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенрәсәй акциясенә кушылды. Хөрмәтле ветераннар, Ватанны саклаган өчен сезнең алда баш иябез,сезгә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез!
#ДеньПобеды -
Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү буенча эш 06.05.2022

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү буенча эш. Сүзләргә аваз анализы ясарга өйрәтү, [Й ] авазы белән таныштыру.Ике сүзнең моделе буенча чагыштыру анализы ясарга өйрәтү.Бирелгән авазга тәмамланган сүзләрне сайлап ала белүләрен ныгыту.
-
Чыгарылыш кичәсенә әзерлек 05.05.2022

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көненә - чыгарылыш кичәсенә әзерлек башланды.







