Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2017

Көннең яктылыгы кояшта,
күкнең матурлыгы йолдызларда,
җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.
Кадерле кызлар, хөрмәтле укытучы апалар, һәрвакыт мәктәпне чиста тотучы, безгә тәмле ашлар пешерүче апаларыбыз! Сезне 8 нче март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, укуыгызда һәм эшегездә зур уңышлар телибез. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелләрегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!
-
"Иң-иң яратканнарыбыз!" 07.03.2017

Бүген мәктәбебездә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Иң-иң яратканнарыбыз!" дип аталган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Әлеге бәйрәм укучылар көче белән әзерләнде. Балалар үзләренең яраткан әниләренә, әбиләренә, укытучы апаларына, укучы кызларга һәм мәктәп хезмәткәрләренә багышлап матур шигъри юллар җиткерделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар, килгән кунаклар - әниләр белән уеннар оештырылды. Бәйрәм ахырында һәр укучы әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырды.
-
Котлыйбыз! 07.03.2017

Бүген иртәнге линейка вакытында "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында катнашып, җиңүгә ирешкән укучыларыбызга һәм аларны бу уенга әзерләгән укытучыларга грамота һәм дипломнар тапшырылды. Әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Без "Тамчы-шоу"да! 06.03.2017

Бүген мәктәбебезнең иң-иң булган укучылары: 6 нчы сыйныфтан Сабиров С., 7 нче сыйныфтан Саттаров А. һәм 8 нче сыйныфтан Әхмәтшина А. "Йолдызлар" командасы исеме астында Казан шәһәрендә ТНВ каналында үткән "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында катнаштылар. Катнаштылар гына түгел, ә зур уңышка - җиңүгә ирештеләр! Саба районы Шекше мәктәбеннән килгән "Ялкын" командасы белән барган уенда 3 балл өстенлек белән (34:31) беренчелеккә чыктылар! Без аларны әлеге җиңхләре белән ихластан котлыйбыз! Афәрин, укучылар!
-
Укучыларыбыз йөзү ярышында 04.03.2017

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Садриев С. һәм 9 нчы сыйныф укучысы Мотыйгуллин Б. 2-4 март көннәрендә Казан шәһәрендә үтүче йөзү буенча ярышларда уңышлы катнашып кайттылар. Аларга киләсе ярышларда да зур уңышлар теләп калабыз!
-
Имтиханга әзерләнәбез 03.03.2017

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары мәктәп кысаларында биология фәне буенча сынап карау имтиханын башкардылар.
-
Бәйрәмгә әзерлек 02.03.2017

Тиздән язның матур бәйрәме - 8 март, Халыкара хатын-кызлар көне булачак. Шул уңайдан укучыларыбыз сыйныф җитәкчеләре белән берлектә үз тормышларын мәктәп һәм балалар бакчасында эшләүгә багышлаган, хәзерге көндә лаеклы ялда булган укытучы апаларына һәм тәрбиячеләргә үз куллары белән ясаган "бүләкләр" әзерлиләр.
-
"Йолдызлык - 2017" 28.02.2017

Бүген мәктәбебез укучылары "Созвездие - Йолдызлык - 2017" фестиваленең муниципаль этабында чыгыш ясадылар. Әлеге фестивальдә 3 һәм 5 нче сыйныф укучылары Бурганова Т., Миңнуллина И., Гиниятуллина А., Сираҗиева Г., Насретдинова А. "Хореография" номинациясендә, 7 нче сыйныфтан Гирфанова Л. һәм Гарипов Р., шулай ук 5 нче сыйныфтан Насретдинов А. "Конферанс" номинациясендә катнаштылар. Гирфанова Л. һәм Гарипов Р. алдагы турга үттеләр. Киләсе бәйгедә аларга уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз! 28.02.2017

Кичә иртәнге линейка вакытында Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәп күләмендә үткәрелгән "Туган телем - иркә гөлем" исемле шигырь бәйгесендә җиңү яулаган укучыларыбызга грамоталар тапшырылды. Алар: 5 нче сыйныфтан Хәйретдинова Л., Насретдинов А., 7 нче сыйныфтан Насретдинова И. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Әфганчылар белән очрашу 27.02.2017

Бүген мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары Әфганстан сугышында катнашкан авылдашыбыз Хәмидуллин Р.Р. белән очраштылар. Кошман авылы китапханәчесе Сафиуллина Гөлия апа алар белән берлектә "Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара!" дип аталган очрашу кичәсе уздырды.











