Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Ачык дәресләргә рәхим итегез! 21.04.2017

Апрель ае дәвамында ата-аналар өчен мәктәптә ачык ишекләр көне үткәрелеп килде. Әти-әниләр дәресләрдә кунак булды, җыелышларда катнаштылар. Бүген исә әти-әниләр 3 нче сыйныфта математика һәм физик тәрбия буенча ачык дәресләр карадылар.
-
Без спортны яратабыз! 21.04.2017

Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында бүген мәктәптә "Спортчан Татарстан" исеме астында уеннар үткәрелде.
-
"ЭКОЛОГиЯ - 2017" 21.04.2017

Бүген мәктәбебез укучылары: Әхмәтшина А. (8 сыйныф) һәм Сабиров С. (6 сыйныф) "ЭКОЛОГиЯ - 2017" исемле I регионкүләм фәнни-гамәли конференциядә җитәкчеләре Сабирова Г.Х. һәм Хәмидуллина М.С. белән берлектә башкарган проект эшләрен якладылар. Уңышлары да зурдан: Әхмәтшина А. 3 нче дәрәҗәдәге Диплом, Сабиров С. 2 нче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларны һәм җитәкчеләрен әлеге зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Укытучылар эшчәнлеге 21.04.2017

Мәктәбебезнең хими-биология укытучысы Сабирова Г.Х. бүген Казан шәһәрендз үткән татар мәгърифәтчесе, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхлисә Буби исемендәге V нче республикакүләм педагогик укуларда булып кайтты.
-
Строй һәм җыр смотры 20.04.2017

Бүген "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы һәм Кайбыч районы оешуга 26 ел тулу уңаеннан мәктәпләр арасында "Строй һәм җыр смотры" оештырылды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән Яшь армиячеләр отряды һәм 3 нче сыйныф укучылары актив катнашып кайттылар.
-
Россиядә донорлар көне 20.04.2017

20 нче апрель көне илебездә "Милли донорлар көне" буларак билгеләп үтелә. Мәктәбебездә әлеге көнгә багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Ачык ишекләр көне 20.04.2017

Бүген мәктәптә 5 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Инглиз теле һәм география фәннәре буенча ачык дәресләр күрсәтелде, ата-аналар җыелышы уздырылды.
-
Кайбычыма 26 яшь! 19.04.2017

Бүген Кайбыч районы оешуга 26 ел. Шул уңайдан мәктәбебездә "Кайбычым - туган ягым!" исеме астында сыйныф сәгатьләре үтте, Кайбыч районына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Ачык ишекләр көне 19.04.2017

Бүген мәктәбебезнең иң нәни укучылары - 1 нче сыйныф кызлары һәм егетләре сыйныф җитәкчеләре Хәмидуллина М.С. белән бергә әти-әниләренә ачык дәресләр күрсәтте.
-
Электрон хезмәт күрсәтү 19.04.2017

Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен "Электрон хезмәт күрсәтү" дәресләре үткәрелде.











