Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Әлифба бәйрәме 24.05.2017

Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен класс җитәкчеләре Әлифба бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм җырлар, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.
-
#СтопВИЧ/СПИД# 20.05.2017

21 май - ВИЧ инфекциясе корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан СПИДка каршы көрәшү буенча Бөтенроссия акциясе кысаларында мәктәбебездә "#СтопВИЧ/СПИД#" исеме астында дәресләр үткәрелде.
-
Шатлык көне 19.05.2017

19 нчы май – һәр кеше күңеленә Пионерия туган көн булып кереп калгандыр. 1922 елдан башлап, ул тарихта беренче пионер оешмалары барлыкка килгән көн буларак яши... Димәк, быел Пионер оешмасы барлыкка килгәнгә 95 ел! Шул уңайдан әлеге бәйрәм бүген безнең мәктәптә Шатлык көне буларак билгеләп үтелде. Көн барышында балалар өчен төрле кызыклы уеннар, ярышлар үткәрелде, табигатькә поход оештырылды.
-
Иммунлаштыру атналыгы 18.05.2017

Европа иммунлаштыру атналыгы кысаларында мәктәптә "Вакцинация ни өчен кирәк?" дигән темага сыйныф сәгатьләре үтте. Дәрес вакытында укучылар вакцинациянең килеп чыгу тарихы, төрләре, кайсы авырулардан ясалуы хакында мәгълүматлар тупладылар, "Я привит" исемле видеоролик карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
Яшь янгынчылар бәйгесе 17.05.2017

Бүген район күләмендә "Иң яхшы яшь янгын сүндерүчеләр отряды - 2017" исеме астында бәйге уздырылды. Әлеге ярышта безнең мәктәптән "Ялкын" дружинасы да катнашты (составында: 7 нче сыйныфтан Гирфанова А., Гирфанова Л., Саттаров А., Хәйруллина И., 8 нче сыйныфтан Салаватуллина А.). Бәйге барышында укучылар үз отрядлары белән таныштырдылар, иҗади чыгыш ясадылар, практик биремнәр үтәделәр.
-
Республика контроль эшләре 16.05.2017

Мәктәбебезнең 6, 7, 8 нче сыйныф укучылары 15-16 май көннәрендә Республика контроль эшләрен башкарды: 6 нчы сыйныф - рус теле һәм математика, 7 нче сыйныф - рус теле һәм математика, 8 нче сыйныф - химия һәм тарих фәннәреннән.
-
Халыкара гаилә көне 15.05.2017

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Әлеге матур бәйрәм уңаеннан бүген мәктәбебездә "Гаилә - тормыш нигезе" исемле чара үткәрелде. Әлеге чараны Сабирова Г.Х. җитәкчелегендә ел дәвамында "Семьеведение" программасы буенча дәрестән тыш шөгыльләнгән 6 нчы сыйныф укучылары әзерләде. Алар чара барышында үзләренең гаиләләренә багышлап ясалган проект эшләрен дә тәкъдим иттеләр. Шулай ук бүген сыйныфларда "Гаилә дәреселәре" дә уздырылды.
-
8-9 сыйныф укучылары һәм әти-әниләр өчен! 15.05.2017

«Союз организаций потребительской кооперации Татпотребсоюз» на базе "Казань Кампус" совместно с РДМОО "ШТК" и Образовательным центром "Хогвартс" организует республиканскую программу «Школьный Кампус-Казань для абитуриента» (далее Школьный Кампус).
Настоящий Порядок определяет условия проведения программы для учащихся 8,9,10 классов общеобразовательных муниципальных учреждений районов РТ и регионов РФ в период:
1) с 4 июля по 18 июля 2017 года;
2) с 20 июля по 3 августа 2017 года;
3) с 6 августа по 20 августа 2017 года.
Цели программы: Проведение курса интенсивной подготовки к ЕГЭ и ОГЭ от проверяющих экспертов школьникам 8,9,10 классов из сельской местности, совмещенного с посещением ВУЗов, профессиональной ориентацией и оздоровительно-развлекательной программой в городе Казань.
Подробная информация на сайте: www.campusrt.ru
-
Бадминтон ярышлары 13.05.2017

Бүген "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районы Кубогына бадминтон ярышлары үтә. Әлеге ярышта безнең укучыларыбыз да актив катнаша: 7 нче сыйныфтан Саттаров А., 8 нче сыйныфтан Шәрәфиев А., Хайретдинов И., Әхмәтшина А., Гиниятуллина К., Хәйруллина А.
-
12.05.2017

Бүген мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары Сабиров С. һәм Миңнуллин И. Тәтеш шәһәрендә үтүче Республикакүләм техника иҗат фестивалендә булып кайттылар. Алар анда авиа - һәм судомодельләштерү юнәлешләре буенча көч сынаштылар. Әлеге чарада барлыгы 500 дән артык укучы катнашты.











