Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Чаңгы юллары - 2017 11.02.2017

Бүген мәктәбебездә "Чаңгы юллары - 2017" дип аталган спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде. Әлеге чарада һәр мәктәп укучысы, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре актив катнашты. Чаңгы ярышында зур күрсәткечләр күрсәтеп, җиңү яулаган укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Химик марафон 11.02.2017

Атна дәвамында мәктәптә химия фәне буенча төрле чаралар үткәрелеп килде. Бүген, исә, бу атналыкка йомгак ясау рәвешендә "Химик марафон" дип аталган интеллектуаль уен уздырылды. Уенда 8 нче сыйныф укучыларыннан торган ике команда: "Молекулалар" һәм "H2O" катнашты. Уен барышында "Молекулалар" командасы алдырып барса да, уен ахырына җыелган очколар тигезләште.
-
Химиядән ачык дәрес 10.02.2017

Химия атналыгы кысаларында бүген 8 нче сыйныфларда Сабирова Г.Х. әлеге фәннән ачык дәрес күрсәтте.
-
Химия атналыгы 09.02.2017

Химия атналыгы кысаларында бүген химия фәненнән имтихан бирүче 9 нчы сыйныф укучылары мәктәп күләмендә сынап карау имтиханы биремнәрен башкардылар.
-
Химия атналыгы 08.02.2017

Мәктәбебездә химия атналыгы дәвам итә. Бүген һәр сыйныф укучылары да "Химиянең тормыштагы роле" темасына үзләренең коллаж һәм плакатларын тәкъдим иттеләр.
-
Яшь Герой-антифашист көне 08.02.2017

8 нче февраль - Яшь Герой-антифашист көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көнне безнең мәктәптә дә искә алдылар, аңа карата оештыручы-педагог һәм укучылар көче белән әзерләнгән чара оештырылды. Кичә вакытында Бөек Ватан сугышы чорында зур батырлыклар күрсәткән балалар турында аерым сөйләнелде. Алар арасында Валя Котик, Зина Портнова, Леня Голиков һәм Марат Казей бар.
-
Хәтер Маршы 07.02.2017

Бүген мәктәбебез укучылары эзләнү отрядларының "Хәтер Маршы - 2017" дип аталган республикакүләм кышкы яшьләр сәфәренең чыгышын карау бәхетенә ирештеләр.
-
Кызыклы тәҗрибәләр 07.02.2017

Мәктәптә химия атналыгы дәвам итә. Бүген химия укытучысы Сабирова Г.Х. 8 нче сыйныф укучылары белән берлектә башка сыйныф укучыларына төрле химик тәҗрибәләр күрсәттеләр.
-
Химия атналыгы 06.02.2017

Бүген мәктәптә химия фәне атналыгы башланып китте. Химия укытучысы Сабирова Г.Х. укучылар арасында әлеге кызыклы фәнгә багышлап ясалган презентацияләр конкурсын оештырды.
-
04.02.2017

Бүген мәктәбебез укучылары Саттаров А., Хәйруллина А., Шәрәфиев А. 2001-2003 нче елларда туган укучылар арасында үткәрелгән бадминтон ярышында катнашып кайттылар. Шулай ук, Садриев С., Сафина А. һәм Хәйруллина Ә. пневматик винтовкадан ату буенча уздырылган сайлап алу ярышларында катнаштылар.











