Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Язгы бакча эшләре башланды 28.04.2017

Язның өченче аена аяк басабыз. Димәк, бакчаларда кызу эш вакыты җитте. Бүген мәктәп укучылары, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре көче белән бакчада кишер, чөгендер чәчелде, суган утыртылды.
-
27.04.2017

Бүген Олы Кайбыч мәдәният йортында “Халкым хәзинәсе” фестивале узды. Әлеге фестивальдә Кошман “Мизгел”е (составында мәктәбебезнең 6-7 нче сыйныф укучылар, Сабирова Г.Х., Кадыйрова А.С., Насретдинова А.А., Насретдинов И.Р. та бар) "Бәрәкәтле мич җылысы"дип исемләнгән этнографик йола-күренеш сәхнәләштерде. Чара вакытында мич чыгаручы кошманлылар һәм кирпеч сугучы осталар турында да мәгълүмат бирелде. Балалар мич турында табышмаклар, такмаклар,мәкальләр әйттеләр. Рәхимә әбинең мич чыгаруын ишетеп, икмәк сорап, кунакка мич иясе дә килгән иде. Әбекәй теләкләр теләп, соңыннан мичтә пешкән бәрәкәтле икмәк белән балаларны, күршеләрен һәм кунакларны сыйлады.
-
Габдулла Тукай туган көн 26.04.2017

26 нчы апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Әлеге күренекле шагыйрь барыбызга да балачактан ук таныш. Үзенең тирән мәгънәгә ия булган шигырьләре, әкиятләре аша ул һәрберебездә туган телебезгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләгән шагыйребез! Шул уңайдан бүген мәктәптә Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган төрле чаралар уздырылды: шагыйрьнең әсәрләренә карата рәсем конкурсы үткәрелде, бастырылган китапларыннан күргәзмә оештырылды, шигырь бәйрәме оештырылды.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2017

Татар халкының бөек улы - Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бүген Кайбыч районының Олы кайбыч авылында урнашкан Г.Кайбицкая музеенда "Шигырь бәйрәме" үтте. Әлеге чарада безнең мәктәптән Хәйретдинова Л., Насретдинов А. һәм Шәмсетдинова К. катнашты (җитәкчеләре - Кадыйрова А.С. һәм Сайранова Р.Т.). Барлык укучылар да Дипломнар белән бүләкләнде.
-
Татар теленнән республикакүләм тест 24.04.2017

Бүген мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары иң беренче имтиханнарын - татар теленнән бердәм республикакүләм тестны эшләделәр.
-
Актив гражданнар форумы 24.04.2017

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында бүген Казан шәһәрендә "Сообщество" ("Җәмгыять") исеме астында актив гражданнар форумы үтте. Әлеге форумда безнең мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. та катнашты. Форум барышында җәмгыять, эшмәкәрлек һәм хакимият темалары буенча түгәрәк өстәлләр оештырылды.
-
Мәктәп тормышы 24.04.2017

Һәр атнадагыча бүген мәктәптә иртәнге линейка уздырылды. Дежур сыйныф чыгышын тыңлаганнан соң, узган атнада төрле чараларда катнашып, уңышка ирешкән укучыларны котлау өлеше үтте. Әлеге укучыларыбыз: 3 нче сыйныфтан Шәрәфиева А. һәм Фәизов Ф. "Йолдызлык - 2017" фестиваленең гала-концертында "Авыл дэнс" бию коллективы составында чыгыш ясап, 2 нче урын яуладылар; "ЭКОЛОГиЯ" фәнни-гамәли конференциядә 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтшина А. 3 дәрәҗәле Диплом, Сабиров С. (6 сыйныф) 2 дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнделәр; 3 нче сыйныфтан Сираҗиева Г.га "Поиск" фәнни конференциясендә актив катнашканы өчен сертификат бирелде; Хикмәтуллина К. (6 нчы сыйныф) "Таланты Татарстана" республикакүләм балалар иҗаты бәйгесендә 3 нче урын алды. Барлык укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз!
-
Юбилеең белән, Укытучым! 23.04.2017

Бүген мәктәбебезнең ветеран укытучысы - Саттарова Гүзәл Фәрит кызының күркәм бәйрәме, 60 яшьлек юбилее! Без барчабыз да аны туган көне белән котлыйбыз! Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр Сезнең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын Сезгә. Бөтен гомерегезне, көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, ягымлылыгыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!
-
Китап - якын дустыбыз 23.04.2017

23 апрель - Бөтендөнья китап һәм автор хокуклары көне. Шул уңайдан укучыларга мәктәп китапханәсенә экскурсия оештырылды. Китапханә җитәкчесе Сабирова Г.Х. китаплар турында мәгълүмат җиткерде, викторина оештырды.
-
Татарстан халыклары Съезды 22.04.2017

Бүген мәктәбебез директоры Хәмидуллин И.И. Казан шәһәрендә үткән V Татарстан халыклары Съездында катнашып кайтты.











