Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Кошлар - безнең дуслар 01.04.2017

1 нче апрельдә күп илләрдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бүген мәктәбебездә дә әлеге бәйрәмгә багышланган чара булып үтте. Укучылар кошларга багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар, канатлы дусларыбыз турында күп мәгълүматлар тупладылар.
-
Көлке көне белән! 01.04.2017

1 апрель – Көлке көне. Ул дөньяның күпчелек илләрендә билгеләнә. Бу көнне кешеләр арасында бер-берсен алдау, шаярту гадәткә кергән. Мәктәптә шул уңайдан төрле күңелле уеннар уздырылды. Барыгызны да Көлке көне белән!
-
Котлыйбыз! 01.04.2017

Бүген мәктәбебез укучылары Шәрәфиев А., Әхмәтшина А., Сабиров С. һәм Саттаров А. Кайбыч районының 26 яшьлеге һәм Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан үткәрелгән шахмат ярышларында катнашып, зур уңышка ирешеп кайттылар: Кошман мәктәбе командасына 1 нче урын бирелде. Барлык уенда катнашучы укучыларны һәм физик тәрбия укытучысы Насретдинов А.Л.ны чын күңелдән әлеге җиңү белән котлыйбыз!
-
Кошлар көне 01.04.2017

1 нче апрель - Халыкара кошлар көне. Шул уңайдан биология фәне укытучысы Сабирова Г.Х. мәктәптә кошларга багышланган китаплар күргәзмәсе һәм рәсем конкурсы оештырды.
-
Эвакуация 30.03.2017

Кичә мәктәптә гадәттән тыш хәл очрагында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ныгыту максатыннан эвакуация ясалды. Барлык укучылар, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре эвакуация кагыйдәләрен төгәл үтәделәр.
-
4 нче чиреккә аяк бастык 29.03.2017

Бүген мәктәпләрдә кабат кыңгыраулар чыңы ишетелә башлады, чөнки уку елының соңгы чиреге - 4 нче чирек башланды. Укучыларыбызга укуларында зур уңышлар, бары тик яхшы билгеләр генә теләп калабыз!
-
"Живая классика" бәйгесендә 27.03.2017

Бүген Кайбычта "Живая классика" Россиякүләм яшь укучылар конкурсының район этабы үтте. Әлеге конкурста безнең мәктәптән ике укучы катнашты: 6 нчы сыйныфтан Шәмсетдинова К. һәм 8 нче сыйныфтан Сафина А. Аларга бәйгедә актив катнашкан өчен Дипломнар бирелде.
-
Имтиханнарга әзерлек 24.03.2017

Балаларның язгы каникуллары булуына да карамастан, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу вакыт - кызу эш чоры. Чөнки алар тырышып булачак имтиханнарына әзерләнәләр. Шул максаттан алар өчен фән консультацияләре билгеләнгән график буенча эшләвен дәвам итә.
-
"Без бергә!" бәйгесе 23.03.2017

Бүген Кайбыч районында "Без бергә!" республикакүләм балалар халык иҗаты бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән 8 нче сыйныф кызлары "Хореография" номинациясе буенча ирланд халык биюен башкардылар.
-
Яллар күңелле үтә 22.03.2017

Укучыларыбыз каникул вакытында "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексына бассейнга йөрүләрен дәвам итәләр. Бүген дә 1, 2, 4, 5 сыйныф укучылары бассейнда булып кайттылар.











