Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
БРТ 22.03.2017

Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары бүген татар теленнән БРТ (бердәм республика тесты) башкарып кайттылар.
-
КВН 21.03.2017

Мәктәбебез укучылары Шәрәфиев А., Әхмәтшина А., Сафина А., Сәгдиева Л., Саттаров А., Сабиров С. "ЙОЛДЫЗ" командасы исеме астында Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән "В мире естествознания" конкурсында катнашып кайттылар. Әлеге КВН барышында "Капитаннар ярышында" Шәрәфиев А. 3 нче урын яулады.
-
Бездә "Әлифба бәйрәме" 19.03.2017

Кичә мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучыларының "Әлифба бәйрәме" үтте. Укучылар иң беренче китаплары белән саубуллаштылар, алган белемнәрен әти-әниләренә күрсәттеләр. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән аралашып барды.
-
Каникуллар! 18.03.2017

Укучыларның түземсезләнеп көтеп алган язгы каникуллары да килеп җитте, 3 нче чиреккә нәтиҗәләр инде чыкты. Әлбәттә, язгы кояш үзенең җылы нурларын сипкән матур көннәрдә балаларның күңеле һәрчак уенда, табигатьтә булачак. 4 нче чиреккә аяк басканда укучыларыбызның рәхәтләнеп ял итеп, көч туплап килүләре генә түгел, ә иң мөхиме - сау-сәламәт булулары - безнең зур теләк һәм бурычыбыз. Шунлыктан укучыларыбыз белән һәр сыйныфта аерым да, гомуми линейка барышында да "Язгы каникулда куркынычысызлык кагыйдәлере" темасы астында әңгәмәләр үткәрелде, аңлату эшләре алып барылды. Ялларыгыз күңелле, файдалы үтсен, укучылар!
-
"Йолдызлык - 2017" 16.03.2017

Бүген "Йолдызлык - 2017" фестиваленең район буенча финал этабы үтте. Безнең мәктәптән 6 нчы сыйныф укучысы Хикмәтуллина К. (җитәкчесе - музыка укытучысы Кадыйрова А.С.) җыр бәйгесендә 3 нче урынга лаек дип табылды. Шулай ук, мәктәбебезнең 3 нче сыйныфында укучы Шәрәфиева А. һәм Фәизов Ф. "Авыл дэнс" бию төркеме составында катнашып, 1 нче урынга чыктылар. Әлеге зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Авиамоделирование ярышлары 15.03.2017

Бүген 6 нчы сыйныф егетләре Сабиров С., Хайретдинов А. һәм Миңнуллин И. ЦВР "ЭКО" тарафыннан оештырылган "Авиамоделирование" бәйгесендә катнашып кайттылар. Уңышлары да бар: "Капкага авиамодельне кертү"дә Сабиров С. 2 нче урын, Миңнуллин И. 1 нче урын алдылар, "Авиамодельне очырту" номинациясендә Сабиров С. - 3, Миңнуллин И. - 1 урын. Ә Кошман мәктәбе исә 3 нче урынга лаек дип табылды. Котлыйбыз!
-
Татулык серләре 13.03.2017

Бүген мәктәбебезнең 5-8 нче сыйныф укучылары арасында "Сыйныфта татулык серләре" дип аталган Республикакүләм конкурсның мәктәп туры үтте. Укучылар үзләренең сыйныфлары, уңышлары белән таныштырдылар, визит карточкаларын күрсәттеләр.
-
Математикадан имтихан 11.03.2017

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән сынап карау имтиханын тапшырып кайттылар.
-
Аҗаган уены 11.03.2017

Бүген мәктәптә "Аҗаган" уены үткәрелде. Әлеге уенда укучылар ике командага бүленеп катнаштылар: "Юнармеецлар" һәм "Десантниклар" командалары. Уен барышында командалар төрле ярыш-бәйгеләрдә көч сынаштылар: "разведка"га бардылар, карта аша төзелгән каршылыкларны үтеп, кирәкле мәгълүматларны таптылар, яралыларга беренче ярдәм күрсәттеләр, сазлык аша үттеләр, үзләрен сапёр һәм снайперлар буларак сынап карадылар. Шулай ук һәр командадан билгеләнгән пешекчеләр тәмле боткалар пешереп, уен ахырында барыбызны да сыйладылар. Ярышларда ике команда да бик актив катнашты. Җиңүче булып "Юнармеецлар" билгеләнде. Котлыйбыз!
-
ГТО нормативларын тапшыру 10.03.2017

9 һәм 10 март көннәрендә мәктәбебезнең ике укучысы: 3 нче сыйныфтан Насретдинова А. һәм 8 нче сыйныфтан Шәрәфиев А. ГТО нормативларын тапшыру өчен Тәтеш һәм Апаста булып кайттылар. Алар анда зур күрсәткечләргә ирештеләр.











