Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Котлыйбыз! 10.04.2017

Мәктәбебездә Экология елы уңаеннан төрле чаралар үтеп килә. Шундый чараларның берсе - "Кошлар көне". Әлеге көн уңаеннан мәктәптә төрле бәйгеләр уздырылды һәм бүген иртәнге линейка вакытында иң актив катнашкан һәм җиңүгә ирешкән укучыларга грамота һәм дипломнар тапшырылды.
-
Юнармия хәрәкәте 10.04.2017

Мәктәбебездә эшләп килүче ЮНАРМИЯ отряды мәктәп күләмендә үткәрелгән һәм Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган җыр һәм строй смотрында актив катнашты.
-
Ата-аналар җыелышы 09.04.2017

Кичә 8 нче сыйныф җитәкчесе Сабирова Г.Х ата-аналар өчен "Аңлы тәртип тәрбияләү" темасы астында җыелыш уздырды.
-
Тимурчылык эше 09.04.2017

Мәктәбебез укучылары ялларын күңелле һәм файдалы үткәреп кенә калмый, тирә-якта яшәүче ярдәмгә мохтаҗ булган абый-апаларга, әби-бабайларга да көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
-
Җыр һәм строй смотры 08.04.2017

Бүген мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган җыр һәм строй смотры үткәрелде. Барлык сыйныф укучылары да әлеге бәйгегә тырышып әзерләнгәннәр иде.
-
Ачык ишекләр көне 08.04.2017

Мәктәбебездә әти-әниләр өчен ачык ишекләр көне үтте. Бүген 8 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен ачык дәрес үткәрелде.
-
Котлыйбыз! 07.04.2017

Бүген мәктәбебезнең музыка укытучысы Кадырова А.С. Яшел Үзән шәһәрендә узган II Регионара "Уйнагыз, гармуннар!" фестиваль-конкурсында катнашты һәм I нче урынга лаек булды. Айгөл Сәлимулла кызын чын күңелдән әлеге җиңүе белән тәбрик итәбез һәм эшендә зур уңышлар телибез!
-
Ачык дәресләргә рәхим итегез! 07.04.2017

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Сайранова Р.Т. һәрдаим үз сыйныфы белән ата-аналар катнашында ачык дәресләр үткәреп килә. Менә бүген дә 2 һәм 4 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре шундый дәресләрдә кунак булдылар.
-
Макулатура җыябыз 06.04.2017

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары тырышлыгы белән без шактый гына күләмдә макулатура җыярга өлгердек. Әлеге чараның максаты: яшь буында табигатькә карата сакчыл караш булдыру.
-
Татар халык ашлары бәйрәме 03.04.2017

Бүген мәктәбебездә "Татар халык ашларыннан хит-парад" дип аталган күңелле һәм "тәмле" чара оештырылды. Чараны укучылар һәм укытучылар ярдәме белән Кошман авылы китапханәчесе Сафиуллина Гөлия апа әзерләде. Әлеге бәйрәм чарасы вакытында укучылар төрле татар халык ашлары хакында мәгълүмат җиткерделәр. Һәр чыгыш саен өстәлебез тәмледән-тәмле ризыклар белән тулылана барды. Әлеге чара бик кызыклы үтте.











