Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Милләтләр кроссы -2017 җиңүчеләре 18.09.2017

-
Милләтләр кроссы- 2017 16.09.2017

Бүген мәктәптә Бөтенрәсәй йөгереш көне-"Милләтләр кроссы 2017" узды.Мәктәпнең барлык укучылары,укытучылары ,авыл советы белән берлектә әлеге чарада актив катнашты. Кросста катнашучылар 2 төркемгә бүленеп бәяләнде.
-
Татарстан варислары берлегенең туган көне 15.09.2017

Мәктәптә бу көнне Татарстан Варислары Берлегенең туган көненә багышланган тантаналы сбор булды. Сборда 5 нче сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителде. Бу сафларга кабул ителгәнче, укучылар төрле сынауларны уңышлы үтеп, варис законнарын белүләрен күрсәтеп, үзләренең варис булырга лаек дип таныттылар. Значоклар таккач, аларга варис таныклыгы тапшырылды.
-
Мәдәни көндәлек аша- мәдәният дөньясына 15.09.2017

Бүген Республикабызның һәр мәктәбендә укучы башлангыч сыйныф укучылары кулларына "Укучының мәдәни көндәлеге" исемле гаять кызыклы һәм эчтәлекле китапчыклар алды. Укучыларны Татарстанның гасырлар дәвамында оешкан күпмилләтле мәдәнияте белән таныштыру максатыннан алып барылучы әлеге чара 2014 нче елдан бирле эшләп килә. "Укучының мәдәни көндәлеге" ярдәмендә балалар
-
Укытучыларыбыз конференциядә катнаша 13.09.2017

Укытучыларыбыз Хәмидуллина М.С., Сабирова Г.Х.,Вилданова Д.Р. Казан шәһәренең "Дуслык" спорт-сәламәтләндерү узәгендә узган IV фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.Вилданова Д.Р."Башлангыч сыйныфта сәләтле балалар белән эшләү" темасына чыгыш ясады.
-
Куркынычсызлык ае дәвам итә 08.09.2017

Кайбыч районының 21401 янгын сүндерү частенең 3 нче каравыл начальнигы Сафиуллин Ф.Х. башлангыч сыйныф укучыларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләде. Балаларга янгын куркынычсызлыгы турында видеоролик күрсәтелде,укчылар бик күп мәгълүмат алдылар.
-
Помидор уңышы сөендерде 06.09.2017

Помидор уңышы быел күп булды,помидор мулдан уңды. Мәктәп ашханәсендә балалар помидорны, тәмле салатларны бик яратып ашыйлар.
-
Бәрәңге уңышы җыелды 05.09.2017

Өлкән сыйныф укучылары,укытучылар,мәктәп хезмәткәрләре ярдәмендә бәрәңге уңышы алынды. Җыеп алган уңышыбызны саклап,мәктәп ашханәсендә тәмле сый-нигъмәтләр белән тукланырга насыйп булсын!
-
Мәктәп ишегалдына асфальт юл салынды 04.09.2017

Мәктәбебез ишегалдына ООО "Волгадорстрой" компаниясе хезмәткәрләре яңа асфальт юл салдылар. Без моңа барыбыз да сөендек. Юлларда исән-имин йөрергә насыйп булсын!
-
Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын! 01.09.2017












