Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Алло, без талантлар эзлибез! 18.06.2017

"Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында бүген балалар үзләренең җыр-биюгә, артистлыкка булган сәләтләрен күрсәттеләр. Алар өчен "Алло, без талантлар эзлибез!" дип аталган бәйге үткәрелде. Шулай ук балалар спорт мәйданчыгында рәхәтләнеп туп типтеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көн бик күңелле үтте.
-
Без тарихта эзлебез 17.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында көнебез "Без тарихта эзлебез" исеме астында үтте. Төп максат: балаларга Кошман авылы тарихы турында мәгълүматлар җиткерү, аларда кызыксыну уяту. Шул максаттан авылның истәлекле-тарихи урыннарына экскурсия, бу темага әңгәмәләр оештырылды. Балалар үзләре дә кайбер тарихи вакыйгалар турында белешеп килгәннәр иде. Шулай ук бүген алар мәктәпнең "Туган якны өйрәнү музее"нда булдылар, рәсем конкурсында катнаштылар.
-
Экология көне 16.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында "Экология көне" иде. Көнлек план нигезендә балалар ике төркемгә бүленеп, "Мавыктыргыч экология" КВНында катнаштылар: табышмаклар чиштеләр, җырлар башкардылар, әйләнә-тирә турында булган белемнәре буенча көч сынаштылар. "Табигать сакчылары" командасы 9 балл өстенлек белән җиңү яуладылар. Шулай ук "Бас кызым, Әпипә" бию уены оештырылды.
-
Җәйге практика 16.06.2017

Укучыларның җәйге яллары мәктәп кишәрлегендә эшләре үрелеп бара. Бу көннәрдә укучылар бәрәңге чүбен утау белән мәшгуль.
-
Табигать - уртак йортыбыз 15.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында көн "Табигать - уртак йортыбыз" дип аталды. Төшке ашка кадзр балалар төрле дару үләннәре җыю максаты белән табигатькә чыктылар, экологик темага саф һавада уеннар уйнадылар. Аннан соң берничә төркемгә бүленеп көн темасы буенча плакатлар ясадылар. Бәйгедә катнашучыларга грамоталар, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
-
Без - сәяхәттә 14.06.2017

"Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында Экология атналыгы дәвам итә. Балалар бүген табигать кочагына пикникка чыктылар. Шунда ук "Туган як чишмәләре" темасына әңгәмә дә уздырылды. Төшке аштан соң балалар рәхәтләнеп туп типте, хәрәкәтле уеннарда катнашты, бадминтон буенча көч сынашты. Шулай ук "Куңелле балачак" исемендә рәсемнәр дә ясадылар. Бүгенге көнебез бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Лагерь эшчәнлеге 13.06.2017

"Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында Экология атналыгы башланды. Шул сәбәпле лагерьда балаларны табигать белән якыннанрак таныштыру өчен төрле чаралар оештырыла. Бүген балалар "Татарстанның яшел аптекасы" китабы белән таныштылар, авылның истәлекле урыннарына экскурсиягэ бардылар, шулай ук "Чиста яр буйлары" акциясендә катнаштылар. Төшке аштан соң малайлар һәм кызлар арасында шашка ярышлары үтте.
-
Помидор утыртылды 12.06.2017

Бүген мәктәп яны кишәрлегенә практика үтүче укучылар көче белән помидор утыртылды.
-
Бүген - Россия көне! 12.06.2017

Бүген илебездә зур бәйрәм - Россия көне. Шул уңайдан "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында да төрле чаралар үткәрелде. Балалар Кайбыч районы күләмендә үткәрелгән бәйрәм чарасына бардылар, кызыклы уеннарда катнаштылар, күңел ачтылар. Төшке аштан соң лагерьда "Мин яратам сине, Ватаным!" рәсем конкурсы оештырылды. Шулай ук балалар асфальтта Россиягә багышлап рәсемнәр ясадылар.
-
Кызыклы саннар иле 11.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында белемнәрне ныгыту атнасының соңгы көне иде. Иртәнге аштан соң балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Пешекче апалары әзерләгән тәмле төшке аштан соң, төркемдәге балалар ике командага бүленеп, "Кызыклы саннар иле" дип аталган математик КВНда катнашты. "Мыслители" командасы 10 балл өстенлек белән "Пятерочки" командасын җиңүгә иреште.











