Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Ура! Каникуллар! 31.05.2017

Укучыларның көтеп алган җәйге яллары башлана бүгеннән. Димәк, 2016-2017 нче уку елына йомгак ясар вакыт җитте. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә линейка уздырылды. Линейка барышында укучыларга җәйге ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып барылды, уку елына йомгак ясалды, каникул чорында мәктәп участогында эшләү графигы белән таныштырылды һәм мәктәп тормышында актив катнашкан укучыларыбызга грамотлар тапшырылды. Каникулларыгыз күңелле һәм файдалы үтсен! Киләсе уку елында исән-имин очрашырга язсын!
-
"Әкият" бездә кунакта 30.05.2017

Башлангыч сыйныф укучылары өчен бүген Кайбыч мәдәният йортында "Әкият" Татар Дәүләт курчак театры "Су анасы" исемле әкият тамашасын тәкъдим итте. Әлеге тамаша балаларга бик ошады.
-
Рус теленнән имтихан 30.05.2017

Бүген мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырдылар. Укучыларга барлык имтиханнарын уңышлы биреп чыгуларын теләп калабыз!
-
Куркынычсыз җәй 30.05.2017

Һәр елны ,соңгы уку көннәре алдыннан ,җәйге каникулларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча сыйныфларда инструктажлар үткәрелә. Сыйныфларда "Куркынычсыз җәй" темасына сыйныф сәгатьләре үтте.
-
Без походта 29.05.2017

Бүген башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә походка чыктылар, табигать кочагында күңелле ял иттеләр.
-
Җәйгә инструктаж 29.05.2017

Балигъ булмаган балалар белән эшләүче Зиннурова И.И. бүген мәктәбебез укучылары белән җәйге каникул чорында "Су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләре" темасына әңгәмә үткәрде. Шулай ук сыйныф җитәкчеләре укучыларга җәйге каникулга инструктаж үткәрде.
-
Өмә 27.05.2017

Бүген мәктәбебез укучылары, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре мәктәп тирә-ягын чистарту максаты белән өмәгә чыктылар.
-
Укучыларыбыз уңышы 26.05.2017

Бүген мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтшина А. (җитәкчесе - Сабирова Г.Х.) Казан шәһәрендә үткән "Вперёд в прошлое" дип аталучы иҗади бәйгедә катнашты һәм III нче урынны яулады. Алияне һәм ГөлШаһидә Харисовнаны чын күңелдән әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәк бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Котлыйбыз! 26.05.2017

Мәктәбебезнең музыка укытучысы Кадыйрова А.С. бүген Казан шәһәрендә узучы "Үз эшенең остасы" республикакүләм татар музыкасы бәйгесендә катнашып, III нче дәрәҗәле Дипломга лаек булды. Барыбыз да Айгөл Сәлимулла кызын әлеге җиңүе белән тәбрик итәбез, алдагы эшендә зур уңышларга ирешүен телибез! Афәрин!
-
"Соңгы кыңгырау" 25.05.2017
2008 нче елның беренче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән. Бүген 8 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау ул, мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да.Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау—әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Ашыгабыз һаман ашыгабыз,
Ни көткәнен белми һичкем дә-
Сезнең юллар вакыт кулында гел,
Сезнең юллар язмыш иркендә.











