Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Мәктәп туры олимпиадалары дәвам итә. 30.09.2017

Тарих,физика, инглиз теле фәннәреннән мәктәп туры олимпиадалары үтте. Тарихтан 7 нче сыйныф укучысы Сабиров Сәйдәш 73 балл җыеп,район туры олимпиадасына үтте. Физикадан 8 нче сыйныф укучысы Саттаров Айназ шулай ук 40 баллдан 20 балл җыйды һәм район туры олимпиадасында катнашу мөмкинлеге алды. Кызганыч,инглиз теленнән район турында катнашырлык итеп укучылар балл җыя алмады. Ләкин киләчәктә бу фәннән дә уңышларыбыз булыр дип өметләнәбез.
-
Изгелек эшләү көне 29.09.2017

Музыка укытучысы Кадырова А. С. җитәкләгән "Җыр сәнгате " түгәрәгенә йөрүче укучылар "Тиенкәй" балалар бакчасына йөрүче балаларга концерт программасы әзерләделәр. Нәни балалар укучылар тарафыннан оештырылган концертны бик теләп тамаша кылдылар.
-
Мин спортны яратам! 28.09.2017

Көзге мәрхәмәтлек атнасы кысаларында "Мин спортны яратам" темасы астында бүген укучыларыбызның иртәсе иртәнге йөгерү марафоныннан башланды.Укучылар бу йөгерүдән көне буена җитәрлек күтәренке кәеф алдылар!
-
Грипптан саклану чарасы. 28.09.2017

Авылыбыз фельдшеры Шәрәфиева Р. мәктәп укучыларына гриппка каршы прививка ясады. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк,авырмыйк!
-
Гомуми ата-аналар җыелышы. 28.09.2017

Бүген мәктәбебездә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта грипптан саклану чаралары,укыту-тәрбия эшенә анализ, 2017-2018 нче уку елына максат,бурычлар билгеләнде.
-
Укытучыңны котла акциясе 27.09.2017

"Укытучыны котла" акциясе башланып китте. Барлык укучыларны,битараф булмаган барлык кешеләрне бу акциягә кушылырга актив чакырабыз!
-
Һәр көнне яхшылык кыл! 27.09.2017

2-3 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә авылыбыз уртасында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл территориясен чүп-чардан арындырдылар.
-
Мәрхәмәтле Татарстан атналыгы 27.09.2017

Бүген Бөтендөнья туристлык көне. Беренче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Багавиева Э.Р. белән берлектә мәктәп музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Вилданова Л.Х. музей белән таныштырды, борынгы заманнарда сакланып калган,музейда урын алган экспонатлар тарихын аңлатты. Беренче сыйныф укучыларына музей бик ошады.
-
Без бергә! 26.09.2017

Мәрхәмәтлелек атнасында китапханәче Сафиуллина Гөлия апа белән берлектә " Без бергә" дигән чара үткәрелде. Бу чарада барлык кешеләргә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел, сабыр булып калыйк дигән максат алга куелды.
-
Нәсимә апа Абзалованың шигъри җыентыгы 25.09.2017

Бүген Кошман мәдәният йортында авылыбыз китапханәчесе Сафиуллина Гөлия апа тарафыннан пенсионер укытучы,бик күп шигырьләр авторы,"Чәчкәләрнең нигә кирәге бар" җыры белән танылган Нәсимә апа Абзалованың балалары тарафыннан чыгарылган китапны тәкъдим итү кичәсе уздырылды. Китапның исеме "Чәчкәләрнең нигә кирәге бар " дип атала. Бу чарада авыл халкы,мәктәп укучылары,укытучылары катнашты. Шигъри бәйрәм күңелләребезгә рухи байлык бирде.











