Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2017

Мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Шуңа күрә баланың укырга килү көне - зур бәйрәм. Беренче сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең hәрберсе күңелгә кояшлы булып иңә.Быел беренче сентябрь иртәсе аяз,кояшлы булды. Күңел сабырсызланып сыйныфка, сыйныфташларга, парта артларына ашкына, тизрәк беренче дәрес башлансын дип тели. Һәм әлеге кичерешләр безнең хәтерләрдә мәңге саклана. Бүген безнең мәктәбебездәге "Белем бәйрәме" укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне һәм кунакларны кабат бергә җыйды. Әлеге күркәм бәйрәмдә хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз да катнашты. Энҗе Рөстәмовна беренче сыйныфка шаян-шук 12 укучыны кабул итте. Яңа уку елы hәркемгә шатлык-сөенечләр,бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар алып килсен!
-
Беслан трагедиясен искә алу 01.09.2017

3 сентябрь - терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне. Әлеге дата 2004 нче елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган тетрәндергеч вакыйга белән бәйле рәвештә билгеләп үтелә. Бүген Кошман мәктәбендә сыйныф сәгатьләре шул темаларны яктыртты.Һәрвакыт саклану чараларын кулланырга, үзең өчен генә түгел, әти-әниең, туганнарың, классташларың өчен дә җаваплы булырга кирәк икәнлеге әйтеп үтелде. Кайчан да булса террористлар белән көрәш туктатылыр һәм аларның барысы да көчле җәзага тартылыр – бу Җир Шарындагы һәр кешенең хыялы. Беркайда да, беркайчан да Төньяк Осетиядәге хәлләр кабатланмасын иде.
-
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" 24.08.2017

Бүген Кайбыч мәдәният йортында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенең йомгаклау тантанасы булды. Әлеге акция 2006 нчы елдан бирле үткәрелеп килүче матур традициягә әверелде. Акция кысаларында безнең мәктәптә укучы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 4 балага ярдәм күрсәтелде. Алар да бу тантанада катнашты. Укучыларга мәктәп формасы, спорт киеме, мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар таратылды.
-
Бакча эшләре дәвам итә 05.08.2017

Мәктәп яны кишәрлегендә җәй буе эш тынып тормады һәм әле дә дәвам итә. Җәйге практикада укучыларыбыз тырышып хезмәт куя.
-
Кышка әзерләнәбез 03.08.2017

Мәктәп яны кишәрлегендә үсүче яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән пешекче апаларыбыз кышка тәмле һәм файдалы кайнатмалар әзерли. Бүген алар кыяр тозладылар.
-
Суган уңышы 01.08.2017

Җәйге практика узучы укучыларыбыз һәм аларны җитәкләүчеләр көче белән мәктәп яны кишәрлегеннән мул гына суган уңышы җыеп алынды.
-
Укучыларыбыз "Сәләт" форумында 30.07.2017

Укучыбыз Минвалиева И. 25-30 июль көннәрендә Биләрдә узучы IV Халыкара яшьләр "Сәләт" форумында катнашып кайтты.
-
Ремонт эшләре башланды 24.07.2017

Мәктәбебезне 2017-2018 нче уку елына әзерләү максатыннан ремонт эшләре башланып китте.
-
Сингапур укулары 22.07.2017

Республикабыз инде берничә ел Сингапурның Educare ширкәте белән хезмәттәшлек итә. Быел июль аенда әлеге компания укытуның актив формаларын өйрәтү буенча Казан шәһәрендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары белән укулар оештырды. Безнең мәктәптән Садриева Р.З. да әлеге укуларда булып кайтты.
-
"Чиста яр" акциясе 19.07.2017

2017 елда Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елын үткәрү буенча төп чараларны үтәү йөзеннән 1 июльдән 30 августка кадәр “Чиста яр” (“Чистый берег”) акциясе үтә. Бу чорда су объектларының су саклау зоналарын чистарту буенча күптөрле чаралар оештырылачак. Шундый чараларның берсендә безнең мәктәп укучылары да катнашты: алар Кошман авылы күлен һәм елга буен тәртипкә китерде. "Чиста яр" акциясенә син дә кушыл!











