Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Эх, күңелле балачак! 13.10.2015

Нәниләр төркемендә балалар рәхәтләнеп уйныйлар. Алар балалар бакчасында шөгыльләрдән тыш вакытларда күңелле итеп уйныйлар, балачакның рәхәт мизгелләрен тоеп йөриләр.
-
Гөрләде ярминкәләр... 10.10.2015

10 нчы октябрь көнне Балтач бистәсендә уздырылган көзге ярминкәдә безнең бакча хезмәткәрләре дә актив катнашты.
-
Без - күргәзмәдә... 09.10.2015

9 нчы октябрь көнне Бөтендөнья татар конгресы "Ак калфак хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы" тарафыннан оештырылган "Шәҗәрә - безнең тамырлар" дигән семинарда безнең балалар бакчасы күргәзмәдә катнашып, Бөтендөнья татар конгресының Рәхмәт хатына лаек булды.
-
Үзебез тудырган могҗиза! 07.10.2015

Бакчада үскән яшелчәләр арасында әллә нинди могҗизалылары бар. Без, зурлар төркеме балалары, шуларга җан өрдек: йөзләр ясадык һәм киендердек. Менә дигән курчаклар килеп чыкты.
-
Хезмәттәшебезгә 55 яшь! 06.10.2015

Хөрмәтле Гөлфәния Тәлгатовна!
Күп тә түгел, аз да түгел - чын юбилей.
Гомерегезнең бер күңелле бәйрәме бу.
Кулларыгызда чәчәкләрнең генә түгел,
Ирешелгән уңышларның бәйләме бу.
-
Мәктәп белән тыгыз элемтә. 05.10.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар бүген укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Нәни дусларыбызның җырлары, биюләре, изге теләкләре укытучылар күңеленә үтеп керде.
Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар багышларга кемгә диеп.
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучы, дияр идем, башым иеп.
-
Гөлләрем, гөлкәйләрем!!! 30.09.2015

Урамда салкын көз булса да, безнең төркемебездә һаман җылы, чәчәкле җәй. Уртанчылар төркемендә эшләүчеләр балалар белән бергә ел дәвамында бүлмәләрен гөлчәчәккә күмеп тоталар.
-
Бәйрәмегез белән өлкәннәр! 28.09.2015

Өлкәннәр декадасы кысаларында бакчабызга йөрүче балаларның бабалары һәм әтиләре бакчабызда кунакта булдылар. Оныкларының, балаларының матур чыгышларын карап куандылар.
-
Бәйрәмегез белән, хөрмәтле тәрбиячеләр! 28.09.2015

Бүген иртән бакчабыз коллективын мәктәп укучылары бәйрәм белән котладылар. Үзләренең дәртле биюләрен, моңлы җырларын, изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Гает бәйрәме белән! 25.09.2015

Бакчабызда гает бәйрәме уңаеннан матур чара үткәрелде. Җәлил хәзрәт Фазлыев һәр балага күчтәнәч өләште. Аңа әти-әниләр, балалар һәм бакча хезмәткәрләре исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.









